Песков: “Махсус хәрби операциянең бер еллыгына ниндидер чараларның үткәреләчәге миңа мәгълүм түгел”

Украинада инде 345 көн буе хәрби хәрәкәтләр дәвам итә.

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков махсус хәрби операциянең бер еллыгына чаралар үткәрү турындагы хәбәрне аңлатып үткән.

Кремль вәкиле әйтүенчә, аңа бу җәһәттән ниндидер чаралар оештыру планнары мәгълүм түгел. Президентның матбугат секретарена бернинди дә рәсми мәгълүмат хәбәр ителмәгән.
– Ниндидер чараларның планлаштырылуы миңа мәгълүм түгел, – дигән Песков.

Исегезгә төшерәбез: Украинада махсус хәрби операция 2022 елның 24 февралендә Россия Президенты Владимир Путинның Указы нигезендә башланды. Россия Президенты илебез гражданнарын неонацистлардан саклауны указның максаты итеп куйды. 3 февральдә хәрби хәрәкәтләр башлануга – 345 көн.


Фикер өстәү