Люция Әблиева: «Иҗатка җайлы урын кирәкми»

Люция Әблиева белгечлеге буенча юрист, әмма законлы эш белән иҗатны бәйләп баручы юрист. Бүген интернет киңлекләрендә иң популяр язучыларның берсе дә. Татарстан белән Башкортстанның күп кенә бәйгеләрендә җиңү яулагач, аны язучылар да таныды. Без аның белән әдәбияттагы «сарылык» һәм көнүзәк проблемалар хакында сөйләштек.

– Сезнең өчен иҗат ул – нәрсә?

– Иҗат минем өчен ул – бер ихтыяҗ. Мин аны көндәлек тормышымны матурлап, ямьләп тора торган бер әйбер итеп кабул итәм. Әгәр инде баштан ук язучы, шагыйрь булам дип уйлаган булсам, югары белем алганда филологияне яки журналистиканы сайлаган булыр идем. Ләкин мин юриспруденцияне сайладым. Дөрес, иҗат минем белән гел янәшә булды. Чөнки ул рәхәтлек бирә. Мин аның хәтта нәтиҗәсенә дә ул кадәр куанмыйм, язу процессы ошый. Язганда нинди халәттә булуыңны аңлатып та биреп булмый бит. Иҗат ул – турыга язу гына түгел, ул билгеле бер халәткә керү. Әлеге халәт сине аш бүлмәсендә яки концерт караганда биләп алырга мөмкин. Җыеп әйткәндә, иҗатка җайлы урын кирәкми. Бер рәссамнан: «Нишләп иҗат итмисең?» – дип сораганнар ди бит. «Бик иҗат итәр идем дә, остаханәм юк», – ди икән. Остаханә салып биргәннәр, рәссам һаман ясамый икән. Димәк, махсус урында гына түгел хикмәт.

– Хатын-кызга иҗатта авырмы, җиңелме?

– Ир-ат булмагач, аларга ничек икәнен әйтә алмыйм, миңа хатын-кызга иҗатта җиңелрәктер сыман тоела. Хатын-кыз бит ул бөтен нәрсәгә өлгерергә тырыша, тәгәрмәч өстендәге тиен кебек гел хәрәкәттә. Без сузарга, тартырга яратмыйбыз, мәгълүмат туплауда да җитезрәк. Аннан хатын-кыз тормышның эчендә йөзә, күп нәрсәләрдә сизгеррәк була. Аның мәшәкате дә күбрәк, әмма ул кырыкмаса-кырык проблеманы җиңеп чыгучан, өлгер. Иҗат өчен бу сыйфатлар бик кирәк.

– Сезнең укучы ул кем?

– Хәзер әйтүе дә авыр. Ник дигәндә, интернет челтәрләре аша укучы географиясе киңәйде. Мин кайвакыт, элек танылган классик язучылар хәзерге заманга кире кайтса, көнләшерләр иде, дип уйлыйм. Чөнки хәзерге заманда әсәр бөтен Җир шарын әйләнеп чыгарга мөмкин. Мин интернет челтәре аша төрле җирләрдә яшәгән милләттәшләребездән хатлар алам. Россиянең барлык төбәгендә дә укыганнарын, кызыксынганнарын беләм. Алар комментарийлар да яза, сатып та ала. Хәзер укырга теләге булган кешегә бөтен шартлар тудырылган. Минем әсәрләремне төрле даирә кешеләре укый. Гади халык та, җитәкчеләрнең укыганнарын да беләм.

– Укучы бүген язучыдан нинди әсәр көтә?

– Укучыны бер генә йодрыкка сыйдырып булмый. Үзләре дә, зәвыклары да төрле. Һәрбер укучы үзе теләгән әсәрне көтә. Кайчагында бу җәһәттән бәхәс тә чыккалый. Кемдер хәзерге заманга тарихи әсәрләр кирәк дип әйтә, кемдер гаилә турында язуны хуплый.  Бөек Ватан сугышы темасын онытырга ярамый, дип әйтүчеләр дә бар. Минемчә, аларның барысы да кирәк. Әле болардан тыш та бик күп темалар бар. Аларны да читкә кагарга ярамый. Укучы исә теләгәнен сайлап ала. Син аңа үз әсәреңне көчләп тага алмыйсың. Детектив яратканы детектив укый инде аның, мелодрамага якын да килми. Башка темалар белән дә шул ук хәл. Халык арасында роман яратучысы да, кыска әсәрләрне генә үз итүчесе дә бар. Язарга кирәк, һәр әсәр үз укучысын барыбер таба.

– Сезнең әсәр башкаларныкыннан кай ягы белән аерылып тора?

– Мин аны әйтә алмыйм. Үземчә төрле жанрда язам, лирик хикәяләр дә бар, юмор-сатира да. Совет әдәбиятын укып үскән кеше буларак, шул әдәбият миңа тәэсир иткән һәм мин шул юлдан барам төсле тоела. Ничек кенә алсак та, Америка ачып булмый. Гади халыкның авырлыкларын язган язучы да Америка ачмый. Чит ил язучылары бу хакта күп язды инде.

– Беренче урынга әхлакый тәрбияне куйдыгыз, андыйны укучы үз итәме? Әдәбиятка да «сарылык» кирәк дигән фикергә ничек карыйсыз?

– Әхлакый хикәяләрем хәтсез, аңа фикер белдерүчеләр аз, ләкин укыйлар. Маҗаралы хикәяләргә исә фикерләр бик күп килә. Килен-биана мөнәсәбәтен белдергән әсәрләр дә игътибарсыз калмый. Чөнки аларда – халыкның тормышы, учагы. Учагы булганга, халык аңа утын сала да инде. Ә бу хикәяләр эзсез үтә дип уйламыйм, алар да кешедә фикер тудыра, нәрсә ул яхшы, нәрсә яман икәнне аерырга ярдәм итә. «Сары» әдәбият… Бу турыда аерым сөйләшеп утырып була. Гомумән алганда, мин аңа каршы. Ләкин гел документаль әдәбият кына да укучылар өчен кирәк түгел. Дөрес, ул – үзе бер җанр. Аның да үз укучысы бар. Ләкин ул ничә процентны тәшкил итә соң? 20 процент булсын ди, калганнарның да ихтыяҗын канәгатьләндерергә кирәк бит. Язучылар да төрле мохиттә тәрбияләнә. Алар шул йогынтыда иҗат итә. Язучылар географиясенең төрле булуы исә әдәбиятны баета гына.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

– Сез укып үскән әдәбият һәм хәзерге. Аерма зурмы?

– Аерма зур дип тә, аерма юк дип тә әйтеп булмый. Әйткәнемчә, без совет әдәбиятын укып үстек. Анда күбрәк совет төзелешенә багышланган, шулай ук Бөек Ватан сугышы турында әсәрләр күп иде. Гомумән алганда, патриотизм темасы үзәктә булды. Без шуның йогынтысында формалаштык. Шуңа безнең буында туган илгә мәхәббәт хисе көчле. Гаилә дә, мәктәп тә шулай тәрбияләде. Һәм ул тәрбияне киләчәк буынга да тапшырырга кирәк. Чөнки ул – минем туган җирем, минем туган илем. Ул гүзәл һәм ул һәрвакыт хаклы. Без яратмасак, аны кем яратыр? Чит җирләрне яратырбыз, ә ул безгә нәрсә бирер?

– Әдәбиятның үзгәрүе бәхәссез. Укучы да үзгә. Хәзер татар әдәбиятын да русча укучылар күбәйде. Тагын күпмедер вакыт узар, татарча укучы бөтенләй калмас. Әллә мин ялгышаммы?

– Татар укучысы бөтенләй калмас дип көяләнү, кайгырулар юктан бар булмаган. Ул – билгеле бер анализ, күзәтү нәтиҗәсе. Аны инкарь итеп булмый, ләкин әле вазгыятьне үзгәртеп була дип уйлыйм. Иң әүвәл тел өчен янып йөргән кешеләрне – язучылар, матбугат хезмәткәрләре эшен күрә белергә кирәк. Хөкүмәт тарафыннан дип әйтүем. Һәм шундый милләтпәрвәрләрне күтәрергә кирәк. Андый кешеләргә хәтта матди ярдәм күрсәтү дә яхшы булыр иде. Иң әһәмиятлесе – белгечләр әзерләүне туктатмаска кирәк. Еш кына өйдә татарча сөйләшмәсәң, балаларны мәктәп кенә сөйләштерә алмый дигән фикерне ишетергә туры килә. Берара мин үзем дә шулай уйлый идем. Безнең балаларның теле татарча ачылды, өйдә татар мохите булды, алар рус мәктәбен тәмамласа да, урыслашмады. Һәм менә оныгыбыз бар. Аңа да ана телендә тәрбия бирелә. Ләкин соңгы вакытта татар авылларында русча аралашучы балалар барлыкка килгәч, фикерем үзгәрде. Хикмәт авылларда да русча укытуда түгелме икән дип уйлана башладым. Бала белән өйдә татарча сөйләшсәләр дә, урамда, мәктәптә алар үзара русча аралаша. Радио-телевизорда русча тапшырулар тыңлыйлар, карыйлар, интернетта да аларга кирәкле мәгълүмат рус телендә була. Димәк, өйдә генә сөйләшү җитми. Баланың күп вакыты мәктәптә уза. Ул анда нинди телдә аралаша? Ничек карсак та, эш барыбер мәктәпкә килеп терәлә. Анда нинди тел – бала шул телгә өстенлек бирәчәк.

– Җанисәп нәтиҗәләре көтелгәнчә булдымы? Башкортстанда вазгыять нинди, Татарстанда ни хәлләр?

– Мин бу өлкәдә белгеч түгел. Фикерләрем матбугатта басылган, интернет челтәрләренә чыккан мәгълүматларга таянып тупланды. Без Башкортстанның татар төбәгендә туып-үскән кешеләр. Безнең радио-телевидение һәрвакыт башкорт һәм рус телендә сөйләде. Аңа карап телебезне дә, татарлыгыбызны да югалтмадык. Беренчедән, мәктәптә татарча укыдык, икенчедән өйдә, тирә-якта бер-беребез белән татарча аралаша идек. Ләкин без башка халыкларның әдәбияты һәм мәдәнияте белән таныштык һәм рухи яктан баедык кына. Без ул телләрне дә өйрәндек. Ләкин безгә аны көчләп такмадылар. Көчләп такмагач, тел табигый рәвештә өйрәнелә, эчке протест булмый. Ләкин барыбер туган телең – туган тел булып кала. Без шәһәргә дә үзебез белән телебезне, мәдәниятебезне, йолаларыбызны алып килдек. Ул безнең белән гомер буе бергә. Аны балаларыбызга да тапшырдык. Балаларыбыз оныкларыбызга тапшыра. Уфада яшәгәндә башкорт, рус дусларыбыз күп булды, үзара өч телдә дә сөйләштек, өч телдә дә җырладык, өч халыкның да биюләрен биедек. Балаларыбыз шуны күреп үсте. Аңа карап башкорт баласы башкорт, татар баласы татар, рус баласы рус булудан туктамады. Бу табигый да. Бер милләт тә югалырга тиеш түгел. Бер милләт хисабына икенче милләт арткан дигән фикерне ишетү миңа авыр. Һәр милләт үзенчә матур. Алар барысы да үз хисабына артсын. Ясалмалык яхшыга илтми. Менә без башкортча аңлыйбыз да, сөйләшәбез дә. Ләкин безнең башкортча сөйләмебез барыбер аларныкы кебек матур түгел. Аның өчен барыбер башкорт булып туарга кирәк.

Җанисәпнең ялган нәтиҗәләре бер милләткә дә файдалы түгел. Киресенчә, зыян гына. Пропаганда өчен күпме халык акчасы түгелә, ялган язмалар барлыкка килә. Ул ялган язмалар киләчәк буынга мирас булып кала. Алар моны дөреслек дип кабул итеп, тагын шушы ялган юлны дәвам итәчәкләр. Җанисәпкә объектив бәя бирелсә, шул нәтиҗәләрдән чыгып, милләтнең киләчәге өчен конкрет эшләр алып барырга була. Бер милләтне икенче милләт хисабына сан ягыннан күбәйткән очракта да, фактик яктан алар кими. Болай дәвам итсә, бөтенләй юкка чыгарга мөмкин ләбаса. Чөнки төп милләткә игътибар бетә, проблемалар вакытында хәл ителмичә кала. Аның шул яклары да бар бит әле. Шуңа күрә һәр милләт үзен сакласын, һәр милләткә үсү өчен шартлар тудырылсын иде. Күп очракта болар үзебездән дә тора.

– Хәзерге вакытта нинди әсәр язасыз?

– Башланган берничә хикәям бар, шулар белән эшлим. Күңел халәтемә кайсы туры килә, шунысына утырам. Ашыгып яза торган гадәтем юк. Рәхәтлек бирә торган минутлар кичерәсем килә икән, хикәягә алынам. Шигырь инде ул көн дә туа. Аның кайсы теркәлә бара, кайсы теркәлми дә кала. Лаеклы ялда булгач, иҗат тормышымда күбрәк урын били.

 Блиц-сораштыру

– Сезгә ничек кулай: интернеттан укумы, басма матбугатнымы?

– Мин интернет белән басма матбугатны аерып әйтә алмыйм. Интернеттан уку да рәхәт, басма матбугаттан да бизмәдем. Аудиокитапларны яратып тыңлыйм. Ул көндәлек эшләрне эшләргә дә комачауламый. Татар китапларын аудиоформатта күбрәк чыгарсыннар иде.

– Тормышыгызны үзгәртү мөмкинлеге булса, нәрсәне үзгәртер идегез?

– Тормышны үзгәртмәс идем, дип әйтеп булмый. Яши-яши генә бит нәрсәгә юлыгуыңны, нәрсәне югалтуыңны яки табуыңны аңлыйсың. Аннан артка борылып карыйсың да, шул вакытта болай иткән булсам, дип үкенеп тә куясың. Ә инде яшәгән кадәре белән риза мин, шөкер. Тик менә мөмкинлек бирсәләр, чыннан да, кайбер вакыйгаларны үзгәртер идем. Ялгыш адымнан да китеп барган чаклар була, кайберәүләрне, ялгыш юлдан китүен күреп тә, кисәтми калганыңны соң гына аңлыйсың. Акыл соңрак килә шул. Акыл килгәндә, яшьлек киткән була. Икесе янәшә йөрмиләр, кызганычка.

– Үсешкә илтә торган төп биш кагыйдә.

  1. Cәламәт тормыш рәвеше алып бар.
  2. Белемгә омтыл, кызыксынудан туктама.
  3. Бүгенге эшне иртәгә калдырма.
  4. Киң күңелле бул.
  5. Хыялланудан туктама. Хыял һәрвакыт тормышка аша.

– Яраткан язучыгыз?

– Алар күп, барысын да санап бетереп тә булмый. Исемлек башында, әлбәттә, Габдулла Тукай тора. Аннары Тургеневны, Мопассан әсәрләрен яратып укыйм.

– Тормыш девизыгыз?

– Шигыремнең ике юлы белән җавап бирсәк, болай:

«Бар да үтә, бу халәт тә үтәр,

Сабыр төбе алтын… Килешәм».

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


2 фикер

  1. Киң күңелле кеше ул Люция.Андыйлар сирәк.Кешегә ярдәм итү—яшәү максаты.
    Ижаты соклангыч.

  2. Люция- hэрвакыт тырыш , тирэ- юньдэ матурлык тудырырга тырышып яшэгэн , кешелэргэ ярдэмчел, кин hэм шат кунелле, нечкэ кунелле,намуслы матур кыз — мин аны яшь чактан белэм hэм минем кунелемдэ шулай калды. Бары тик бэхет, тазалык, унышлар юлдаш булсын сина, Люция!
    🌺🌺🌺🌺🌺🌺🌺

Фикер өстәү