Башкортстанда коточкыч фаҗига: ир ике улын үтергән һәм үзенә кул салган

Бүген иртән Уфада ашыгыч хезмәтләргә Степан Кувыкин урамындагы коточкыч хәл турында хәбәр килә. «Башинформа» га хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итүенчә, күп балалы гаиләдә коточкыч фаҗига булган.

«Башлангыч мәгълүматларга караганда, иртә белән күрше фатир ишеген хатын-кыз шакыган. Ул 10 яшьлек кызы белән бергә булган. Хатын күрше иренннән үзенең ире белән сөйләшеп каравын сорый, ул аның үзен тиешенчә тотмавыннан, җәнҗал чыгаруынннан зарлана. Алар барысы бергә фатир ишеге янына килгәндә ул бикле була. Шунлыктан коткаручыларны чакырырга туры килә. Алар килеп ишекне ачканда коточкыч күренешкә – 7 һәм 13 яшьлек ике малай белән аларның әтиләренең мәетенә тап булалар. Балаларның тәнендә пычак яралары табылган. Ир башта ике улын үтергән, ә аннары үзенә кул салган», — дип сөйләгәннәр агентлыкка.

Күпбалалы гаилә имин саналган. Ир кеше исерек булмаган. Аның инженер булып эшләве, чираттагы ялыннан соң, эшеннән китәргә гариза язган булуы мәгълүм.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү