Татарстан мобилизацияләнүчеләрне махсус хәрби операция зонасына китереп куюга 72,5 миллион сум тоткан

Республика транспорт министры белдергәнчә, транспорт хезмәтләренә вакытында түләмәү проблемасы бар.

Татарстан транспорт министры Фәрит Хәнифов ведомствоның йомгаклау коллегиясе барышында солдатларны хәрби операция зонасына китереп кую чыгымнары турында сөйләп үтте.

– Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы махсус хәрби операция башланганнан бирле башка министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә СВОны тәэмин итүгә бәйле чараларда актив катнашып килә. Күрсәтелгән хезмәтләр, мобилизацияләнүчеләрне, хәрби хезмәткәрләр, махсус структуралар хезмәткәрләрен СВО зонасына китереп кую 72,5 миллион сумга төште, – диде министр. Шул ук вакытта ул бу эштәге кайбер проблемаларны билгеләп үтте. Мәсәлән, транспорт хезмәтләренә түләү һәр заявка буенча аерым хәл ителә, түләү вакыты 1,5-2 ай тәшкил итә.


Фикер өстәү