Дәвалау һәм профилактика учреждениеләрендә мәктәп укучылары өчен Ачык ишекләр көне үткәрелә

Иртәгә республиканың барлык район хастаханәләрендә, шулай ук Казанның төп дәвалау һәм профилактика учреждениеләрендә мәктәп укучыларына Ачык ишекләр көне үткәрелә.

4 февраль көнне 10.00-12.00 сәгатьтә “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале кысасында республиканың барлык район хастаханәләрендә, шулай ук Казанның төп дәвалау һәм профилактика учреждениеләрендә Ачык ишекләр көне үткәрелә.

Казан дәүләт медицина университеты укытучылары һәм хастаханәләр табиблары бу көнне Татарстан мәктәпләре укучыларына медицина белгечлекләре турында сөйләячәк, аларны медицина оешмалары эше белән таныштырачак.

Казанда медицина белгечлекләре белән таныштыру – 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә, шәфкать туташлары эше белән таныштыру –хастаханәнең Республика дәвалау-реабилитация үзәгендә (Казан ш., Маршал Чуйков ур., 54) узачак.


Фикер өстәү