Фәрит Мөхәммәтшин «Россия дуслары клубы» утырышында катнашты

Илебезнең халыкара элемтәләрен ныгыту гына түгел, «Бердәм Россия» партиясенең дөньядагы абруен үстерүгә дә ярдәм итәргә тиешле «Россия дуслары клубы» оештырыла.  Мәскәүдә «Бердәм Россия» партиясе Генераль советының Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илләрдәге ватандашларыбызга ярдәм итү комиссиясе утырышында шул мәсьәлә каралды. Анда видеоэлемтә аша Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең республикадагы бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Комиссия җитәкчесе, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, утырышны ачып, партия комиссиясенең чит илләр белән хезмәттәшлекне киңәйтүдәге ролен билгеләп үтте. Ул Россиянең күп еллар дәвамында дөньядагы төрле халыкларга колониаль изүдән котылу өчен көрәшүгә ярдәм итеп килүен басым ясап әйтте. «БМО Генераль ассамблеясы 1960 елда нәкъ менә илебезнең тәкъдиме белән колониаль илләр һәм халыкларга бәйсезлек бирү турында декларация кабул итте. – Без үсеп килүче илләрнең колониаль изүдән коткаруны төгәлләү зарурилыгы турындагы таләбен хуплыйбыз».

Партия комиссиясе әгъзалары фикеренчә, илебездә булдырылып килүче «Россия дуслары клубы» бу эштә ярдәм итәргә тиеш. Комиссия әгъзалары әлеге тәкъдимне хуплап, аны тормышка ашыру мәсьәләләрен карады.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында башлангычның бик вакытлы пәйда булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә,  Россиянең халыкара элемтәләрен ныгыту гына түгел, партиянең дөньядагы абруен үстерүгә дә хезмәт итәчәк бу. «Россия дуслары клубы»н булдырып, традицияләр һәм мәдәниятебезне белүче күп кенә чит илләр студентларының илебез вузларында укуын да исәпкә алырга кирәктер, мөгаен, – диде ул. – Май аенда Казанда ислам дөньясы илләре вәкилләре катнашында «KazanForum» XIV Халыкара икътисадый форумын үткәрү күздә тотыла. Ул Россия Президенты карары нигезендә федераль статус алды».

 


Фикер өстәү