Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Гаилә кодексына үзгәрешләр кертте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында» законга үзгәрешләр кертү хакында законга кул куйган. Тиешле документ республика Президенты сайтына урнаштырылган.

Үзгәрешләр  уллыкка (кызлыкка) алынган, гаиләгә сыендырылган балаларны (приемные дети) мәктәпкә кабул итүнең яңа кагыйдәләрен раслый. Алар бертуган (яисә бертуган булмаган) абыйсы-энесе, апасы-сеңлесе укый торган мәктәпләрдә белем алуга өстенлекле хокукка ия була. Мәгариф оешмасына конкурс буенча кабул итү яки индивидуаль сайлап алу очрагына гына бу кагыйдә кагылмый.


Фикер өстәү