Юлга бирсәң чын күңел

224 миллиард сум! Татарстанга юл эшләренә әнә шул кадәр акча бүлеп биреләчәк. Республика юлчыларыннан да сөенечле хәбәр бар. «М12» югары тизлекле юлының Татарстандагы өлешен быел ук төзеп бетерәчәкләр.Башкалада Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегиясе узды.

«Казан Экспо»да үткән утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Коллегиягә кадәр шул ук бинада Марат Хөснуллин катнашында Татарстанда юл эшләренең бишьеллык планын тормышка ашыруга багышланган киңәшмә дә узды. Ул ябык ишекләр артында үтте. Чара алдан фаразлаганнан озаккарак сузылганга күрә, коллегиянең эш тәртибенә дә үзгәрешләр кертергә туры килде хәтта. Сөйләшү бик җитди булган, ахры. «Хәлиткеч киңәшмә!» – дип бәяләде аны соңрак Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

Ел нәтиҗәләренә әйләнеп кайтыйк. Марат Хөснуллинреспублика юлчыларын сөендерде.

Юл төзелеше күләме буенча Татарстанга тиңнәр юк. Мәскәүне исәпкә алмаганда, әлбәттә. Сезне әнә шундый зур күрсәткечкә ирешүегез белән котлыйм, – диде Россия вице-премьеры.

Аның сүзләренә караганда, былтыр ил күләмендә юл эшләренең бишьеллык планы расланган. Аның буенча Татарстанга 2028 елга кадәр ил казнасыннан 224 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Уйлаган барлык эшләрне дә тормышка ашырсалар, биш елдан Татарстанда яңа юлларның гомуми озынлыгы 520 чакрым тәшкил итәчәк, дип фаразлана. Хәер, Марат Хөснуллин республика юлчыларына ышана.

– Татарстан – федераль, төбәк һәм муниципаль юллартөзегәндә бер чакрым төзелешнең бәясе, аны кулланышка тапшыру вакыты кебек күрсәткечләр буенча бердәм эш алып баручы беренче төбәк. Республика тәҗрибәсе илнең башка төбәкләре өчен дә файдалы. Шуңа күрә республикада бу юнәлештә укыту эшләрен оештырырга тәкъдим итәм, – дип якташларын тагын да үсендерде ул.

Гаҗәп тә түгел. Республика юлчыларының эше күз алдында. Татарстанда «М12» югары тизлекле автомобиль юлы төзелеше дәвам итә. Яңа юл республиканың Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Лаеш һәм Питрәч районнары аша уза. Республика аша узучы яңа юлның озынлыгы 142 чакрым тәшкил итәчәк. Коллегия утырышында аны бу елның декабрендә үк төзеп бетерергәвәгъдә иттеләр. Былтыр әлеге төзелеш кысасында Татарстанга 101 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Быел исә 96 миллиард сумлык эш башкарылачак.

Күз алдына гына китерегез: Казаннан Мәскәүгә барып кайту өчен алты сәгать ярым вакыт җитәчәк. Бу – тагын да зуррак мөмкинлекләр дигән сүз, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Түбән Каманы һәм Чаллыны уратып узу юлын да зур түземсезлек белән көтәләр. 81 чакрымлык яңа юлның бәясе 79 миллиард сум тәшкил итәчәк, дип фаразлана. Президент әйтүенчә, бу юл Кама сәнәгать кластерын тагын да үстерергә булышачак.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары эштәге кимчелекләргә дә төртеп күрсәтте. Ул Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллинны шелтәләде. Эш шунда ки, Рамил Муллин районда юлларга бәйле вазгыять турында чыгыш ясады.

– Түбән Камада машиналар саны артканнан-арта. 2018 елда шәһәрдә автомобильләр саны 91 меңне тәшкил итсә, былтыр әлеге сан 120 меңгә җитте. Шәһәрдә яшәүче һәр икенче кешенең диярлек «тимер ат»ы бар, – диде район җитәкчесе.

Марат Хөснуллин аннан шәһәрдә машина кую урыны белән тәэмин итү күрсәткече турында кызыксынды.

– Хәзер ул 0,8не тәшкил итә. Ә яңа торак төзегәндә машина кую урыны белән тәэмин итү күрсәткечен 1,2дәнким итмәскә кушабыз. Сүз күпкатлы паркинглар яки тигез мәйданнар турында бара, – дип ачыклык кертте Рамил Муллин.

– Мин сезнең белән бөтенләй дә килешмим, – диде Россия вице-премьеры. – Без фатир саен машина кую урыны төзергә ул дәрәҗәдә бай ил түгел. Дөньяда беркем дә болай эшләми. Бигрәк тә күпкатлы йортларда. Күпме генә машина кую урыны төзергә тырышсагыз да, сез барыбер автомобиль сатып алучылар артыннан куып тота алмаячаксыз. Мин бу хакта ике ел элек үк әйттем. Ышаныгыз: бу мәсьәләне ун еллап өйрәндем. Менә Казанда, мин әйткәннән соң, машина кую урыны белән тәэмин итү күрсәткечен бераз киметтеләр. Тик барыбер ул кадәр үк түгел әле. Ә сез аны тагын да арттырмакчы. Шәһәрдә бу кадәр урын һәм акча  кайдан алмакчы буласыз? Димәк, йөрергә юл калмаячак. Мин Түбән Каманы бик яратам. Әмма шәһәр мэры белән килешмим. Мәсьәләгә карашыгызны үзгәртмәсәгез, калган бөтен гомерегезне «бөке»ләрдә утырачаксыз. Бу хакта яңадан уйларга киңәшитәм.

 Марат Хөснуллин фикере белән Рөстәм Миңнеханов та килеште. Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, юлларны бушатуның иң үтемле юлы – ул да булса, җәмәгать транспортын үстерү. Президент бу хакта сөйләгәндә, залда утыручы костюм-чалбарлы абзыйлар бер-берсенә карашып елмаеп куйды. Рульдә йөрергә күнеккән кешенең автобуска күчеп утырачагы бик шикле шул. Җитмәсә, анысы да иске. Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, республикада биш «яшь»тән өлкәнрәк автобуслар – 70, ә 10 «яшь» һәм аннан да өлкәнрәкләре 26 процентка тузган әнә.

Президент әйтүенчә, юл-транспорт инфраструктурасыняңарту – ул Татарстанның тотрыклы үсешен тәэмин итүче юнәлешләрнең берсе. «Республикада яшәүчеләрнең һәм килгән кунакларның юллардагы иминлеге, аларга уңайлы шартлар тудыру, йөкләрне вакытында алып барып  җиткерүюлларның сыйфатына бәйле», – диде Рөстәм Миңнеханов. Башкарылган эш күп, алда исә тагын да зуррак бурычлар көтә. Эшнең бер юнәлеше билгеле дә инде. Коллегия кысасында, Татарстан һәм «Россия тимер юллары» ААҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.Документка Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия тимер юллары» җитәкчесе Сергей Дорофеевский кул куйды.

Эльвира Вәлиева

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү