Маркетплейс феномены: халык ни өчен базардан интернетка күчте?

Сатучы түгел – селлер, базар түгел – маркетплейс. Баштарак ят тоелган бу сүзләргә хәзер инде ияләшеп тә барабыз. Илдә онлайн кибетләргә «йөрүчеләр» саны артканнан-арта. Былтыр интернетта бер ярым тапкыр күбрәк акча туздырганбыз әнә. Татарстанда гына да маркетплейсларда 50 миллиард сумлык товар сатылган. Онлайн сату-алулар нәрсәсе белән кызыктыра? Интернет баетамы, әллә бөлдерәме? Бу сорауга «ВТ» хәбәрчесе җавап эзләде.

Пандемиядән башланды

Сүз башы бит Шүрәле, дигәндәй, сүзне еракка җибәрмичә, иң элек «маркетплейс» сүзенә ачыклык кертик. Ул «сәүдә мәйданы» дип тәрҗемә ителә. Шул ук базар, кыскасы. Тик интернетта гына. Биредә нәкъ базардагы кебек: бер якта – кием-салым рәтләре, икенче якта – азык-төлек, өченчесендә чәйнек, кул сәгате ише көнкүреш җиһазлары белән сату итәләр. Сатучыларның очы-кырые юк. Кесә телефонындагы маркетплейсларның берәрсенә керәсең дә, ә бүген интернет сәүдә мәйданчыклары арасында сайлау мөмкинлеге шактый, үзеңә кирәк булган бөтен нәрсәне берьюлы сатып аласың. Аяк талдырып йөрисе дә юк. Кирәкле күлмәк-чалбарлар махсус товар тапшыру үзәкләренә килә. Шуннан барып аласы гына кала. Акчасын исә товар кулга төшкәч тә түләргә мөмкин. Маркетплейсларны интернет-кибетләр белән бутамаска да киңәш итәләр. Соңгысы бер хуҗага карый, анда товар төрләре азрак һәм ишеген ачып керерлек кибетләре бар.

– Хәзер кибеткә йөрү өчен диваннан торасы да юк, маркетплейсларны бигрәк тә шуның өчен яратам, – ди Чаллыда банк хезмәткәре булып эшләүче Лилия Насыйрова. – Соңгы тапкыр кибеткә кайчан барганымны хәтерләмим дә, ипи-тоздан алып, йорт җиһазларына кадәр, барысын да интернеттан заказ бирәм. Коронавирус аркасында өйдә утырганда «дөнья пәрәвезе»нә кереп чумган идем, шуннан бирле чыккан юк. Интернет сәүдәнең отышлы яклары шактый. Кибет белән чагыштырганда, товарлар очсызрак, сайлау мөмкинлеге күп, шул ук күлмәккә заказ биргәч, ул килеп җиткәнче, алыргамы-юкмы дип уйларга өстәмә вакыт та бар. Югыйсә элегрәк базарда йөри-йөри тәмам арып беткәннән соң, очраган бер киемне сатып аласың да, өйгә кайткач үкенергә туры килгән чаклар еш була иде.

Авылда да ят түгел

Илдә исеме танылган банкларның берсе үткәргән тикшерүдән күренгәнчә, былтыр россиялеләр маркетплейсларда бер ярым тапкыр күбрәк акча туздырган. Халыкның барлык чыгымнарының 8,5 проценты нәкъ менә интернет сәүдә мәйданчыкларына туры килә. Белгечләр әйтүенчә, моңа, иң беренче чиратта, чит ил брендларының ил базарыннан китүе сәбәпче. Кибеттән алып булмагач, кәттә кием-салымны интернеттан эзлиләр. Икенчедән, товар төрлелеге кызыктыра. Өченчедән исә кесәдәге кибет күпкә уңайлырак. Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе китергән саннарга ышансаң, былтыр «дөнья пәрәвезе»ндә 5 триллион сумлык товар сатылган. Алдагы ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 30 процентка арткан. Шуның яртысы диярлек маркетплейсларга туры килгән.

Хәзер мондый заманча кибетләр авыл җирендә дә ят түгел.

– Былтыр бездә бер-бер артлы ике маркетплейсның товар тапшыру үзәге ачылды, – ди Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче укучыбыз. – Интернеттагы товарларга элек тә кызыга идек. Тик күлмәк-чалбарга заказ биргән саен Казанга чыгып чапмыйсың бит. Норлат – Казан арасы бер сәгать ярым. Хәзер исә бик уңайлы. Товар 4–5 көндә авылга кадәр килеп җитә. Интернетта бәяләр очсызрак. Ә авыл кешесенең артык акчасы юк.

Халык күбрәк үз иткән маркетплейслар да билгеле. Беренче урында – «Вайлдберриз». Әлеге сәүдә мәйданчыгында былтыр 2 миллиард сумлык товар сатып алганнар. Икенче урында – «Озон». Беренче өчлеккә «Яндекс Маркет» та эләккән. Сүз уңаеннан, узган атнада Яшел Үзән районында «Озон»ның өченче өлешен төзи башладылар. Беренчесенең складларында 9,8 млн товар саклана. Биредә көненә 350 мең товарны иясенә озата алалар. Җәйгә кадәр икенче өлешен дә ачарга ниятлиләр.

Ир-атлар да ярата

– Базарда сатып алучылар кимегәннән-кими, – ди ун елдан артык башкаланың Вьетнам базарында ирләр киемнәре сатучы Гөлфидә Хуҗина. – Товарны Төркиядән кайтарам. Элек берьюлы унар капчык кием-салымга заказ бирсәм, хәзер сезонына карап, дүрт-биш капчык та чак-көчкә сатыла. Халык интернетка күчте. Эчке киемнән алып кышкы пәлтәгә кадәр шуннан гына сатып алалар бит. Анда очсызрак, диләр. Интернет сатучыларга безнең кебек аренда бәясе, сатучыларга хезмәт хакы түлисе юк шул. Күпчелек сатып алучыларым «стаж»лы инде. Сыйфатлы товар сатканымны белеп, туп-туры миңа киләләр. Маркетплейсларга бик ышанып бетмим, алар бүген бар, иртәгә юк.

Маркетплейсларга, барыннан да бигрәк, кием-салым, аяк киеме һәм муенса, беләзек, күзлек ише аксессуарлар эзләп керәләр. «Анкетолог» иҗтимагый-фикер институты үткәргән сораштыру барышында респондентларның 59 проценты әнә шулай дигән. Икенче урында – косметика һәм парфюмерия. Сораштыруда катнашучыларның 46 проценты шул фикердә. Интернетта көнкүреш химиясенә һәм медицина товарларына да сорау зур икән, әлеге таварларның һәркайсы 36 процент тавыш җыйган. Беренче бишлеккә азык-төлек тә эләккән.

Чыгымнарга килгәндә, ил халкының 37 проценты бер кергәндә маркетплейста уртача 1 мең 500 – 2 мең 500 сум акча туздыра, өчтән бере – 1 мең сумнан азрак, ә чирек өлеше исә 2 мең 500дән дә күбрәк акча тота. Хатын-кызлар белән чагыштырганда, интернет кибетләрдә ир-атлар күпкә юмартрак икән.

– Ә мин ике елдан бирле маркетплейста акча эшлим, – ди селлер һөнәрен үзләштергән Марат Гатауллин. – Интернетта саткан иң беренче товарым – автомобиль юу өчен хуш исле тастымал. Аны Кытайдан ун мең сумга күпләп кайтарттым. Товар өч ай дигәндә сатылып бетте, 40 мең сум керем алдым. Аннары шул акчаны машинага запас частьлар кайтартуга тоттым. Аларны да интернетта саттым. Хәзер маркетплейста дүрт төрле товар тәкъдим итәм. Былтыр 200 мең сум чиста табыш алдым. Интернетта товар сату бик җиңел дип уйламагыз. Ул бик күп көч һәм вакыт таләп итә. Һәр базарның үз кануннары бар. Мәсәлән, гел ташламалар ясауны таләп итәләр. Мондый акцияләрдә катнашу безгә отышсыз. Аның каравы сатып алучыларга яхшы. Шуңа күрә сатучылар еш кына бәяләрне махсус күтәрә дә аннары, ташлама дип, кире үз хакына төшерә генә. Интернетта товар сатарга теләүчеләр саны да яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр кебек артканнан-арта. Көндәшлек көчле. Шуңа күрә гел өйрәнергә туры килә. Әле күптән түгел генә инфографика белеме алдым. Ягъни, кулланучыларның игътибарын җәлеп итү өчен, товарны тагын да кызыклырак итеп тәкъдим итү серләренә өйрәндем.

Арзаннан – ялганга

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин сүзләренә караганда, халыкның күпләп маркетплейсларга күчүенә әллә ни сөенергә кирәкми.

– Узган ел ахырында билгеле булган рәсми саннарга караганда, илдә яшәүчеләр арзанлырак азык-төлек сатып ала башлаган. Шул рәвешле, акчаны янга калдырырга тырышалар. Ипи-тозга да акча җитми икән, башкасы турында әйтеп тору артык. Халыкның керем дәрәҗәсе кимеде. Маркетплейсларга күчүне дә чыгымнарны киметергә тырышудан күрәм мин. Әйе, бу күпкә уңайлырак, кесә телефонындагы кибет гел янәшә. Тик кемнең генә ыспай киенеп, зур сәүдә үзәкләрендәге затлы кибетләрне бер әйләнеп кайтасы килми икән? Кем әйтмешли, юрганыңа карап аягыңны сузарга туры килә, – ди ул.

Белгеч фикерен халык арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә раслый. Иҗтимагый фикер фонды илдә яшәүчеләрнең матди хәлен белешкән. Баксаң, күпчелек финанс кыенлыкларын азмы-күпме җиңеләйтү өчен арзанлырак товарлар сатып алуга күчкән икән. Илдә яшәүче һәр биш кешенең берсе диярлек: «Төрле кибетләрдә товар бәяләрен чагыштырам, ташламалар, акцияләр башланганны көтәм», – дигән. Чынбарлыкны ярып сала торган сан: сораштыруда катнашучыларның нибары 3 проценты гына: «Мин бернинди матди кыенлык кичермим», – дип җавап биргән.

Ул арада онлайн кибетләргә «йөрүчеләр» маркетплейсларда сыйфатсыз һәм шикле товарлар күбәеп китүдән зарлана башлаган. Роспотребнадзор каршындагы Иҗтимагый совет җитәкчесе урынбасары Олег Павлов әйтүенчә, еш кына брендлы кием-салым урынына «идән асты»нда тегелгәнен саталар. Мондый очраклар «Вайлдберриз»да күбрәк, дип тә өстәгән җитәкче урынбасары. Дөрес, соңгылары моның белән килешми. Ничек кенә булмасын, тиздән маркетплейслардагы товарның сыйфаты яхшырачак, дип ышандыралар. 1 марттан интернеттагы товар өчен сәүдә мәйданнары хуҗалары җавап тота башлаячак. Әлегә моның өчен сатучылар үзләре җаваплы.

Белеп тор!

Роспотребнадзор белгечләре маркетплейстан товар сатып алганда түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә:

*Интернетта «параллель импорт», ягъни илгә арадашчылар аша кертелгән чит ил товарларын сатучылар күп. Бу очракта җитештерүчедән рөхсәт таләп ителми. Исегезгә төшерәбез, ил Хөкүмәте «параллель импорт»ны узган елның мартында рөхсәт итте һәм ул бу ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Читтән кайткан товарлар сатып алганда аларның тышкы кыяфәтенә һәм куллану вакытына игътибар итәргә кирәк.

*Кулланучылар онлайн акцияләр вакытында сатып алган әйберләрне аны кулга алган көннән ике атна эчендә кире кайтарып бирергә хокуклы. Шунысын да истә тотыгыз: арзан бәядән контрафакт товар сатулары да бар. Шик туган очракта, сатып алучы күлмәк яки чалбарның сыйфатын раслаучы документларны күрсәтүне таләп итә ала.

*Сатучылар белән фәкать интернет сәүдә мәйданнарында гына аралашасы.

Узган елда Татарстан интернет-сәүдәне үстерү буенча Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан. Интернет-кибетләрдә республика сәүдәгәрләренең сату әйләнеше ике тапкыр арткан. Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил, Президент ярдәмчесе Фәрит Габделганиев әйтүенчә, мондый сату әйләнеше бездә 50 миллиард сумга җиткән. Маркетплейсларда сатучылар саны да ике тапкыр диярлек ишәйгән: 2022 елның 1 гыйнварына 23 мең булса, быел 1 гыйнварга аларның саны 45 меңнән артып киткән.

Узган атнада Премьер-министр Алексей Песошин республикада 2023–2025 елларга интернет-сәүдәне үстерүнең яңа программасын раслады. Фәрит Габделганиев әйтүенчә, әлеге программа Татарстанның бу базарда көндәшлеген арттырачак, тагын да күбрәк эшмәкәрне җәлеп итәргә һәм кирәкле товарларны халыкка тизрәк илтеп җиткерергә булышачак.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү