Африка кызына өйләнгән Марат: “Миңа кара тәнле кыз ошый”

Татар егете блогер Марат Дәүләев икенче тапкыр Африка кызына өйләнде. Аның беренче хатыны да Африка кызы иде. Баксаң, алар аерылышкан икән.

Марат ислам дине кушканча яши. Беренче хатыны исә христиан динендә булган. Икенче хатыны ислам динен кабул иткән. Алар күптән түгел язылышкан. Россиягә кайтырга җыеналар икән.

– Гыйнвар аенда язылыштык. Замбиядә кәләш өчен ачка түлисе. Без 45 000 квача –166 мең сумга килештек. Тик минем өчен бу зур сумма. Әлегә кәләшне 15 мең сумга сатып алдым. Алар башта 260 мең сум сораган иделәр, – ди ул.

Марат эретеп ябыштыручы булып эшли икән. Шулай ук социаль челтәрләрдә үз сәхифәсен дә алып бара. Сәяхәт итәргә ярата. Җиде илдә булган ул. 9 ай Төркиядә эшләгән. Әмма Замбия күңеленә хуш килгән. Шуңа да ул яңадан монда килгән.


2 фикер

  1. Яшь чакта өйләнгәләп кал инде, энекәш. Картаеп каткач буыннар — эш белү уңайсыз ул! — дигән бит Тукай да. 4 хатынга кадәр рөхсәт ителә мөселманнарга.

  2. Кара танле кызлар бездада житарлек кузенне ачып карасан эш эшлап кара комеш кебек ялтырап торалар аларррр 🙊👍👍👍

Җавап Отменить ответ