Расписка кәгазе судта юридик көчкә ияме?

Хезмәттәшем бер ел элек бурычка зур суммада акча алып торган иде. Бурычны бер елда кайтарып бирергә вәгъдә итеп, расписка кәгазе дә язды. Бу көннән инде ике елга якын вакыт узды, тик акчасы да, үзе дә күренми. Расписка кәгазендә танышымның исем-фамилиясе һәм саннар белән бурыч күләме генә күрсәтелгән. Паспорт мәгълүматлары да, акчаны кайчан кире кайтарырга тиешлеге дә язылмаган. Мондый кәгазь судта юридик көчкә ияме?

Фәрит Г. Әлмәт

Марат Фәйзрахманов, юрист:

– Гамәлдәге канун нигезендә расписка заем килешүе булып санала. Ике як та үз ризалыгы белән әлеге документны төзегән икән, димәк, ул юридик көчкә ия. Бурыч күләмен сүзләр белән язу мәҗбүри түгел. Акчаны кире кайтарып бирүнең төгәл вакыты күрсәтелмәсә, ул заем алучыга бурычны кайтару турында таләп куйган көннән алып 30 көн дип санала. Шунысы бар: расписка кәгазе төзегән кешене башка документлар ярдәмендә шәрехләп бирергә туры киләчәк. Бу очракта кесә телефонындагы смс-хәбәрләр дә дәлил була ала.


Фикер өстәү