Куып җитәргә һәм узып китәргә!

Гыйнварда күренекле совет галиме, атом бомбасының «әти»се Игорь Курчатовның тууына 120 ел тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул Казанга эвакуацияләнә һәм аның мәңгелек эшләре башкалабызда эшләнә. Галимнең эшчәнлеге атом бомбасы ясау белән генә чикләнми, ул илебездә атом-төш фәненә нигез салучы буларак тарихка кереп кала.

Курчатов Казанда булганда атом бомбасы ясау буенча эшләренең күп өлеше Бишбалтадагы «Урак һәм Чүкеч» заводында башкарыла. Бу заводка очраклы гына килеп эләккән Кукмара егете Гарәфетдин Хисаметдинов нәкъ шул цехта башта слесарь, аннан, Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, җитәкче булып эшли. Соңрак партия оешмасын җитәкли. Завод турындагы мәгълүматларны берәмтекләп җыеп, музей төзи. Шул чакта әле «яшерен» грифы белән сакланса да, атом бомбасының заводка ниндидер катнашы булганын чамалый. Без Гарәфетдин абый белән шул хакта сөйләшәбез.

«Урак һәм Чүкеч»

– Минем бу заводка килеп керүем, чыннан да, бик очраклы булды. Кукмарада татар мәктәбен бетергәч, Ижауга һөнәри училищега киттем. «5»кә генә укып бетердем. Җибәрәселәре килми генә бит. Мондый белгечләр үзебезгә дә кирәк, диләр. Ә минем Казанга кайтасым, укуымны да дәвам иттерәсем килә. Ул вакытта Казанда туганнан туган апам яши иде. Килеп кергәч, болай диде: «Әнә чык та 1 нче трамвайга утыр. Күперне чыккач, төшәрсең. Анда заводлар күп. Берсенә булмаса, икенчесенә алырлар». Ул әйткәнчә эшләдем. Беренче булып «Урак һәм Чүкеч»кә барып кердем. Һәм бөтен гомеремне диярлек шунда үткәрдем. Яшьрәк чакта атом бомбасы турында да, Курчатов турында да сөйләгәннәрен ишетмәдем әле. Гади эшчеләр бу хакта белмиләр иде булса кирәк. Музейга экспонатлар җыеп йөргәндә, бер олы яшьтәге җитәкче миңа: «Безнең заводта бик зур кешеләр булган, зур эшләр эшләнгән. Бу хакта әлегә белми торуың хәерлерәк булыр. Мин сиңа сөйли алмыйм», – дип, серле генә әйтеп куйды. Образлы әйткәндә, туфракка орлык салып куйган кебек булды инде бу. Шытып чыксын өчен, тагын да эзлеклерәк, игътибарлырак булып киттем. Кызыксына торгач, Курчатов турында да ишеткәләдем. Тик бу хакта кычкырып сөйләшергә ярамый иде әле. Игорь Васильевичның Казанда эшләве турында рәсми төстә беренче тапкыр тарихчы галим Булат Солтанбәков язмасыннан укып белдем. Ул КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Усманов белән Мәскәүгә бара һәм аңа репрессиягә кагылышлы, моңа кадәр яшерен дип саналган документлар белән танышырга мөмкинлек бирәләр. Шунда ул «Урак һәм Чүкеч» заводы турындагы белешмәләргә юлыга. Соңрак тарихчының балалары белән аралашырга да җай чыкты. Бишбалта тарихын өйрәнеп, китап чыгарырга җыену сәбәпле, Игорь Курчатовның Казандагы язмышын ныклап өйрәндем.

1941 елның июль башында илебез хөкүмәте СССР Фәннәр академиясе президиумын, Мәскәү һәм Ленинградтан 17 фәнни-тикшеренү институтын, шулай ук Белоруссия Фәннәр академиясен Казанга эвакуацияләү турында карар кабул итә. Бу эшне башкарып чыгуны академик Отто Шмидтка тапшыралар. Ул, 1941 елның 19 июлендә эвакуацияләнгән беренче төркемне кабул итү өчен, Казанга килә. Университет аудиторияләрендә матраслар җәелгән 1500 карават урнаштыралар. 28 июль көнне кешеләр төялгән беренче эшелонны кабул итә. Шәһәргә барлыгы 33 фәнни учреждение күчерелә. Казанда халык саны 401 меңнән 515 меңгә җитә. СССР Фәннәр академиясеннән гаиләләре белән 5 мең хезмәткәр килә. Алар арасында 39 академик һәм 44 әгъза-мөхбир була. Шулай итеп, хәрби тематика һәм фәнни тикшеренүләр буенча актив эшләр башлана.

Курчатов

Игорь Курчатов Казанга 1942 елның 9 гыйнварында төнлә белән килә. Урамда бик салкын, транспорт йөрми, аңа тимер юл вокзалыннан шәһәр үзәгендәге Школьный (бүгенге Катановский) тыкрыгына җәяү барырга туры килә. Андагы 2 нче йорттан галимгә ике бәләкәй генә бүлмәсе булган коммуналь фатир бирәләр. Хатыны Марина Дмитриевна белән энесе Борис алданрак килгән булалар.

Гыйнвар салкынындагы бу «сәяхәт» эзсез югалмый. Икенче көнне Курчатов, температурасы күтәрелеп, урынга егыла. Өйдәгеләр башта салкын тигән дип уйлыйлар, тик хәлләр җитдирәк була: галим тиф белән авырып китә. Азрак хәле җиңеләйгәч, учетка басарга дип, хәрби комиссариатка юл тота. Ә ярты сәгатьтән күршеләре аны чанага салып алып кайталар – үпкәләре ялкынсынган… Казан табиблары тырышлыгы белән ул аякка баса.

Эшләргә рөхсәт алу белән, Игорь Васильевич самолетларны, танкларны, корабльләрне саклау буенча Севастопольдә башлаган эшен дәвам иттерә. Аның бигрәк тә конструктив танк бронясы ясау буенча тикшеренүләре әһәмияткә ия. Моның өчен Курчатов физика-техника институтының броня лабораториясен җитәкли. Аңа Карл Марс урамында урнашкан КАИ бинасының подвалында 500 кв. м зурлыгындагы мәйданны бүлеп бирәләр. Сынауларны Киевтан эвакуацияләнгән Танк ремонтлау заводы полигонында үткәрәләр. Аның корпуслары хәзер Казан авыл хуҗалыгы институтының Ферма-2 дип аталган участогына урнаштырыла. Моннан тыш Курчатов җитәкчелегендә Казанда җитештерелгән Пе-2, Пе-8, У-2 самолетларына ягулык бакларын урнаштыру тәртибе үзгәртелә. Яшел Үзәндә җитештерелүче торпедо һәм катерларны саклауны көчәйтү буенча техник таләпләр кертелә. Һәм боларның барысы да бер ел эчендә башкарыла. Чөнки Курчатов әйдәп баручы галим генә түгел, бик оста оештыручы да, җитәкче дә була. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен, ул илдәге институтларны, заводларны, җитәкчеләрне җәлеп итә.

Галим СССРда беренчеләрдән булып атом-төш физикасын өйрәнә башлый. Аның җитәкчелегендә 1939 елда илдә беренче циклотрон төзелә, ә 1940 елда ураннан төш таралуы ачыклана, корабльләрне минадан саклау эшләнмәләре җитештерелә. Сугыштан соң исә Европада беренче атом реакторы (1946 елда), СССРда беренче атом бомбасы (1949), дөньяда беренче термик төш бомбасы (1953) һәм атом электростанциясе (1954) төзелә. Ул Атом энергиясе институтына нигез сала һәм аның беренче директоры була. Советлар Союзының көчле атом державасына әверелүе нәкъ менә Курчатов исеменә  бәйле.

Яшерен лаборатория

1942 елның октябрендә хөкүмәт боерыгы нигезендә Курчатовны тиз арада Мәскәүгә чакырып алалар, чөнки хәрби разведчиклар һәм дипломатлар атом проблемалары буенча яшерен документларга юлыгалар. Ул вакытта моңа кагылышлы эш берничә илдә алып барыла. Документлардагы формулаларның һәм исәп-хисапның очына чыгар өчен белгечләр кирәк һәм андыйларның берсе Курчатов була. Бу кыйммәтле документларны өйрәнгәннән соң, галим, Америка һәм Германия белгечләренең атом бомбасын җитештерү мәсьәләсен менә-менә хәл итәчәкләрен, ә Советлар Союзының алардан 2–3 елга артта калганын әйтә. Курчатов отчетын укыганнан соң, Сталин белән Берия аңа, Американы куып җитәргә һәм узып китәргә, дигән бурыч куя.

Шушы максаттан Курчатов Казанда, КАИ подвалында урнашкан 2 нче лабораторияне җитәкли. Берия аңа бу лабораториянең ни өчен 2 нче номерлы икәнен дә аңлата. «Беренчесе – без. Мәскәү Кремлендә!» – ди ул. Аннан соң 3 нчесе дә, 4 нчесе дә була… Алар барысы да атом коралы ясау белән шөгыльләнә. Әйтергә кирәк, бу лаборатория инде 1942 елның 12 апрелендә үк оештырылган була. Дәүләт оборона комитеты карары белән аңа 2 нче номер гына бирелә. Ә Ленинград физика-техника институты директоры Абрам Иоффе институтның яшерен режим буенча эшләүче Казан төркеме буенча боерык чыгара. Ленинградтан 20 кг уран, җиһазлар кайтарыла һәм ул заводтан ерак түгел ике катлы бинага урнаштырыла. Курчатовка атом коралын җитештерү буенча совет разведкасы тарафыннан чит илләрдә табылган барлык фәнни документлар белән танышырга мөмкинлек бирәләр. Ябык кабинетта яңадан-яңа документлар белән танышырга аны «Черек күл»гә чакыралар. Булганнарына анализ ясаганнан соң, ул, эшне дәвам иттерү өчен, яңаларын соратып ала. Яшерен хатлар Казаннан Мәскәүгә китә. Анда разведчиклар кирәкле документларны табу буенча яңа заданиеләр алалар. Америкалыларның Манхэттенда эшләнүче атом проекты турында күп мәгълүматны совет разведчигы Исхак Әхмәров җитәкчелегендәге төркем җибәрә.

«Уран» программасы

Курчатов Казанда уран бүленеше белән дә шөгыльләнә. Бу проблема бик актуаль була, чөнки бу коралны уйлап табучы, һичшиксез, кешелек дөньясына хуҗа булачак – монысын барысы да бик яхшы аңлый. Бу мәсьәләгә инде союзниклар гына түгел, немецлар да бик якын килгән була.

Казанда Курчатовның башында кораллы плутонийны эшкәртү өчен уран-графит концепциясен эшләп бетерү идеясе өлгерә. Ул уран изотопларын диффузион һәм электромагнит бүленеш ысулы белән эшләү турында җентекле план әзерли һәм аны энесе Борис белән тормышка ашыра. Моның өчен алар «Урак һәм Чүкеч» заводында зур тизлекле газ центрифугалары җыя башлыйлар. Алар табигый урандагы изотопларны бүлү һәм уран-235 белән баету өчен кирәк була. Бу ысул Россиядә бүгенгә кадәр кулланыла. Тарихтан билгеле булганча, немецлар Казанны, бигрәк тә «Урак һәм Чүкеч» заводын бик еш фотога төшерәләр. Алар ФАУ-2 ракеталары белән беренче чиратта шушы заводка, 22 нче һәм 16 нчы авиазаводларга, 40 нчы дары заводына, Яшел Үзәндә урнашкан суднолар заводына һөҗүм ясарга планлаштыра. Иң беренче атом станциясе проектын да Курчатов Казанда ясый.

Мәскәүдә

1943 елның 9 гыйнварында Игорь Васильевич Мәскәүгә күченә. «Уран» программасына нигезләнеп, атом проблемасы буенча эшен дәвам иттерә. Ә гаиләсе сугыш беткәнче Казанда яши әле. Аның белән бергә энесе Борис та китә. Ул соңрак күренекле радиохимик, фәннәр докторы, профессор дәрәҗәсенә ирешә, бөтен гомерен шушы лабораториядә эшләп үткәрә. Башка хезмәткәрләр дә аларга иярә. Соңрак 2  номерлы лаборатория нигезендә Атом энергиясе институты ачыла. Аңа Игорь Курчатов исеме бирелә. 1991 елдан ул «Курчатов институты» илкүләм тикшеренү институты дип атала, турыдан-туры Россия хөкүмәтенә буйсына.

Ни кызганыч, «Урак һәм Чүкеч» заводы күптән юк инде. Ахыр чиктә аның урынында «Адмирал» сәүдә үзәге төзелеп, янгыннан хәрабәләр генә утырып калды. Шунысы кызык: заводның бер цехы бүген дә исән. Нәкъ менә шунда сугыш вакытында – Игорь Курчатов, соңрак Гарәфетдин Хисаметдинов эшләгән дә инде. Бу бинада хәзер «Пятерочка» кибете урнашкан. Гарәфетдин абый аның һәм КАИның диварына Игорь Курчатов турында истәлек тактасы кую теләге белән янып йөри.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү