Җир тетрәп 200гә якын кеше һәлак булган

Төркиядә һәм Сүриядә көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә ике йөзгә якын кеше үлгән, йөздән артык бина җимерелгән. Бу хакта «Риа-Новости» яза.

Төркиянең Кахраманмараш провинциясендә 7,4 магнитудалы җир тетрәү булган. Сүриянең берничә төбәгендә дә биналар җимерелгән. Җир тетрәүне Ливан башкаласы Бейрутта да сизгәннәр.

Төркиянең җиде провинциясендә корбаннар саны, соңгы мәгълүматларга караганда, 76 кеше тәшкил иткән, тагын 440 кеше зыян күргән.


Фикер өстәү