Биш баласын ялгыз үстергән ир: «Әле ярый чит кеше кертмәгәнмен»

Яратышып өйләнешә алар. Матур яшиләр. Тормышларын үз куллары белән төзиләр. Кечкенә генә йорт алып, аның янына каралты-курасын, мунчасын салып куялар. Бөтен җирләре җитешкәч, балалар үсеп килгәндә, ишекләрен кайгы җиле шакый.

Кайбыч районының Кече Мәми авылында яшәүче Николай Ворожейкин хатыны савыгыр дип өметләнә. Аның белән бергә биш баласы да шул теләктә була. Әмма Надеждага 46 яшькә кадәр генә яшәргә насыйп булган икән.

– Надежда бер дә сәламәтлегеннән зарланмый иде. Ни булганын үзебез дә аңламадык, – дип искә ала 67 яшьлек Николай. – Ул кичне хатыным сыер саварга дип чыгып киткән иде. Шул чакта кече кызымның ярдәм сорап кычкырганына сискәнеп киттек. Абзарга йөгереп чыксак, Надежда җирдә ята. Сөйләшерлек хәлдә түгел иде. Тизрәк өйгә алып кердек. Табиблар инсульт диделәр. Буа хастаханәсендә алты көн үлем белән көрәште ул. Башына операция ясагач, хәле уңайланып та киткән кебек булды. Күзләрендә яшәү очкыннары пәйда булды. Шул чакта күңелемә җылы йөгерде, өмет барлыкка килде. Биш балабыз хакына исән калыр, дип уйладым. Тик коткарып кала алмадык.

Николай Надежда белән беренче тапкыр очрашуларын әле бүген дә хәтерли. Буа техникумы таныштыра аларны. Егет кызга бер күрүдә гашыйк була. Ике ел очрашып йөргәч, гаилә коралар. Берсе – хисапчы, икенчесе зоотехник булып эшли башлый. Бәхетләренең ташып торган чаклары. Николай бу вакытларны бик сагынып, хисләнеп сөйли.

– Ул чакта очып кына йөрдем мин. Безнең яшь арабыз да – җиде ел бит! Яшь кыз эләктер дә тагын, очма, имеш! Бик акыллы, уңган-булган кызга өйләнгәнемне аңладым. Бик тырыш иде. Бөтен җиребез ялт итеп торды. Өйдән чыгып китүгә үк сагына башлый идем мин аны, – ди Николай.

Күп тә үтми, бер-бер артлы сабыйлар туа башлый. Биш балага гомер бирә алар. Сабыйларны кечкенәдән тормышка өйрәтеп үстерәләр. Әнисез калганда, иң олысы Аннага 24 яшь була. Инде аның үз гаиләсе бар, баласы да туарга өлгергән. 21 яшьлек Татьяна Казанда укый. Әтиләре янында өч бала кала. Николайга – 16, Галинага – 14, Владимирга – 12 яшь.

– Нишләр икән бу Николай, диючеләр күп булды. Берәүләр шешәгә үрелеп күңелен басар дип көтте, икенчеләр кызганып күзәтте. Әмма мин үземне тиз кулга алдым. Елап утырып булмый. Абзар тулы мал-туар бар. Балаларны кеше итәргә кирәк. Өйрәтә икән ул дөнья! Сыерын да саварга өйрәндем, – ди ул. – Кешегә савып бир дип бер әйтеп була, ике әйтәсең. Өченчесендә инде тыңламаска да мөмкинннәр. Мин дә: «Нишләп кеше борчыйм әле», – дидем дә сыер имчәгенә үзем тотындым. Ул чактагы хисләремне үзем генә беләм. Хатын кадерен тагын бер кат аңладым. Их, минәйтәм, әгәр исән булса… Үкенечләр булмады үзе. Яратып яшәдем, начар сүзләр әйтмәдем. Авырудан исән калган булса, мин аны тагын да кадерләр идем.

Сыер димәктән, кече уллары Владимирга да эләгә ул. Балалар сөт ярата дип, малны бетермләр. Алар Казанга чыгып киткәч, сыер урынына абзарга кәҗә кайта.

– Олы кызыма рәхмәт. Ул сеңел-энеләренә әни булды. Казанга барып, аларның артыннан карап йөри алмаячагымны алдан ук әйтеп куйдым. Бу эшләр апаларының җилкәсенә төште.  Балаларымның кайда укыганнарын, ничек укыганнарын да белмәдем, – ди Николай.

Кыяр-кыймас кына: «Ник кабат өйләнәсе итмәдегез?» – дип сорыйм. Ә ул исә: «Уйламадым да», – ди.

– Әле ярый әле йортка чит кеше кертмәгәнмен. Таныштырырга теләүчеләр  күп булды. Үземне түгел, биш баланы уйладым. Хәзер барысы да диярлек башлы-күзле булды, инде Владимирны гына өйләндерәсе калды. Бу атнада 26 яшен бәйрәм иттек әле, – дип сөйли 7 оныклы бабай. – Балалар өйгә кайтып керә дә хуҗага әйләнә. Мин исә, рәхәтләнеп, кунак кебек утырам. Бик кадерләп торалар үземне. «Әти, ял ит син», – диләр. Бер дә авыр эш эшләтәселәре килми. Күчтәнәчләрен кызганмыйлар. Җылы якка ял итәргә дә алып бардылар инде. Балык тотарсың дип, көймә дә алып бирделәр.

Николай чуаш милләтеннән булса да, татарчасы бик матур. Кулыннан килмәгән эше юк үзенең. Зоотехник, тракторчы, ташчы, эретеп ябыштыручы, балта остасы, штукатурчы, мич чыгаручы. Әле боларга тагын әллә ничәне өстәргә була. Тормыш сынавын үз иңендә күтәреп, балаларына ятимлек ачысын сиздермичә яшәве – үзе зур хезмәт! Хәер, әҗерен күрә дә инде ул. Әнә урыны түрдә, кадерле үзе! Балалары әти дип өзелеп тора. Күпләр матур картлык тели. Аны да үз кулың белән төзү кирәк. Николай кебек!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Биш баласын ялгыз үстергән ир: «Әле ярый чит кеше кертмәгәнмен»” язмасына фикерләр

  1. Алла ярдам итсен. Гел уз тырышлыгы белан яшаган инде молодец тырыш гадел , семьяны чратып яшаган хам яшида.Серия балаларына ярдам италар хокуматебез.А бу балаларга берар ярдам булдымы икан.Ярдам итарга бик ашыкмыйлар шул органы опеки гына бик тиз килеп жита.Саулык ,бахетле матур тормош телтм харберсена.

Җавап Отменить ответ