70 яшьлек укытучы турында: «Киң күңелле, мәрхәмәтле, кешелекле булганга, укуы да рәхәт»

Узган ел мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына керергә насыйп булды. Баштарак студент тормышын күз алдына да китерә алмый идем. Ничек итеп кешеләр белән аралашырга, ничек сүз башларга дип баш ваттым.

Тормыш өйрәтә икән ул. Әкренләп барысына да күнектем. Инде беренче сессияне ябабыз.

Укытучыларым бик ошый, үзем дә бер генә дәресне калдырмыйча укыдым. Укытучылар дигәннән, аларның арасыннан да иң якыны була икән. Без физкультура дәресләрен укыткан ир-ат мөгаллимне бөтен төркемебез белән бер күрүдә ошаттык. Буйга бик кечкенә, әмма үзе төш кенә ул! Ул чакта яшен дә белмибез, исем-фамилиясе дә истә калмады. Әмма бу укытучының дәресләрен дүрт күз белән көтә башладык. Башка вузда укучы танышларым, физкультура дәресеннән качып йөрибез, укырга бармыйбыз, дисәләр, без дәрескә ярты сәгать алдан йөри башладык. Безгә булган аталарча кайгыртуы да ошады. Без аның Алексей Бозин икәнен белдек. Әмма кемлеген, нинди спорт төрен яратканын, үткәне белән кызыксынмадык.

Шушы көннәрдә телевизордан тапшыру бара. Безнең Бозинны күрсәтәләр. Тын да алмыйча тапшыру карадык. Баксаң, безгә белем бирүче укытучыга 70 яшь икән. Шул мәлдә күз алдыннан аның мәтәлчек атулары килеп басты. Гәүдәсен җиңел йөртүенә исебез китте. Шушы яшьтә дә егетләрчә калып була икән.
Укытучым турында күпне белдем. Ул – грек-рим көрәше буенча атказанган мастер, СССР чемпионы, Европаның өченче дәрәҗә призеры һәм 1977 елда үткәрелгән Бөтендөнья универсиадасы призеры, Россиянең атказанган спорт мастеры. Ул спорт карьерасын армиядән кайткач кына башлый. 52 килограмм булса да, 100 килолы штанганы күтәрә. Йөз метр араны 12 секундта йөгереп килә.

– Грек-рим көрәше – спортның катлаулы төре. Монда җитди җәрәхәтләр алырга мөмкин. Мин һәрчак бу спорт төренең үземнеке икәнен тоеп тордым. Күп тапкыр Мәскәүгә дә чакырдылар, әмма туган ягымны ташлап китмәдем, – ди Анатолий Алексеевич.

Ул Мамадыш районының Кама Урман хуҗалыгы авылында туып-үсә. Язмыш аны Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә алып килә. Ул шунда эшли башлый. Күп кенә чемпионнар әзерли. Алар арасында дөнья чемпионы исеме йөрткән Екатерина Арсеньева һәм Елена Михайлова бар. Үзенең өч улы белән дә горурлана ул!

Анатолий Бозин күптөрле чемпионатларда катнаша, җиңүләр яулый, дәрәҗәле урыннар ала. Үҗәт булуы, тырышлыгы аркасында аның исеме бөтен дөньяга таныла. Соңгы тапкыр көрәшүе 1983 елда була аның. Мәскәү спортчысы Виктор Савчукны 10:0 белән җиңеп, чемпион исемен ала. Шушы көрәштә умырткасына зыян килә. Анатолий Алексеевичка көрәшне ташларга туры килә. Шулай итеп ул Россия җыелма командасыннан да китеп бара.

Бүген Анатолий Бозин студентларга белем бирә. Аның дәресләрендә ял итәсең. Гәүдәләр языла, кайчак аңа карап, сикерә дә алмаганыбызга ачу килә. Яшен дә белгәч, укытучыга булган хөрмәтебез тагын да артты. Һәр балага җылы сүзен таба ул. Спорт түгәрәгенә йөрүчеләргә исә бар мөмкинлекләр тудыра. Хәтта кайчак студентларны тәмле чәйләр белән сыйлый. Киң күңелле, мәрхәмәтле, кешелекле укытучылар булганда, укуы да рәхәт. Дәрескә йөрисе килеп тора.

Дилә Гыйльманова,
КДВМАның I курс студенты


Фикер өстәү