Халыкара саамнар көне
Бәйрәм 1992 елда Скандинавия һәм Кола ярымутравының саамнар халкын берләштерүче 15 нче конференциясендә билгеләнә. Датасы да очраклы сайланмаган: 1917 елның 6 февралендә Норвегиянең Тронхейме шәһәрендә саамнарның беренче җыелышы уза.
Саамнар – аз санлы фин-угор халкы. Аларның урнашу территориясе Кола ярымутравының көнчыгыш очыннан Финляндия һәм Норвегия төньяк өлеше аша Скандинавия ярымутравының үзәк өлешенә кадәр сузыла.
Саамнарның гомуми саны 60 меңнән тан 80 меңгә кадәр тәшкил итә. Норвегиядә бу халык вәкилләре 40 меңнән тан 60 меңгә кадәр, Швециядә 17меңнән 20 меңгә кадәр, Финляндиядә 6 меңнән 8 меңгә кадәр, Россиядә 2 меңгә якын исәпләнә.
123 ел элек (1900) дөньяда беренче тапкыр диңгездәге бәла-каза турында радиосигнал тапшырыла
Тарихи вакыйга Россия галиме Александр Попов уйлап тапкан радиоалгыч ярдәмендә була. Нәкъ 123 ел элек Лавенсаари дип аталган фин утравы янында боз кисәге диңгезгә 50 балыкчыныалып китә. Ул вакытта Попов үзе уйлап тапкан прибор аша якында гына булган «Ермак»бозваткычына сигнал бирә, шуның белән куркыныч вазгыятькә эләккән кешеләрнең гомерен коткара.
80 ел элек (1943) Курган өлкәсе төзелә
1943 елның алтынчы февралендә СССР Югары Советы президиумы тарафыннан «РСФСР составында Курган өлкәсе төзү турында»гы Указ кабул ителә. Аның составына Чиләбе өлкәсенең 32 районы һәм Омск өлкәсенең 4 районы керә.
Бүген Курган өлкәсе Урал федераль округы составына керә. Өлкәдә 772,3 мең кеше яши. Төбәкнең нигезен эшкәртү производстволары тәшкил итә.
Яңа королева
1952 елның 6 февралендә король Георг VI үлгәннән соң Британия тәхетенә аның кызыЕлизавета II утыра. Ул – тарихта беренче булып телевидениедән Раштуа белән тәбрикләгән британ монархы.
Елизавета II нең дүрт баласы була, алар аңа сигез онык һәм унике оныкчык бүләк итә. Елизавета II 2022 елның 8 сентябрендә вафат була.Аңа кадәр бер монарх та бу кадәр озак идарә итмәгән.
Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде