Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сүрия Президенты Бәшәр Асадка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде

Татарстан Республикасы Рәисе, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сүрия Президенты Бәшәр Асадка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәргән.

“Хөрмәтле Президент әфәнде! Сүриянең төньяк районнарындагы җир тетрәү фаҗигасенә бәйле рәвештә кайгы уртаклашуны кабул итегез – диелгән анда. – Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарына теләктәшлек сүзләре, табигать афәтендә зыян күргәннәрнең барчасына тизрәк савыгу теләген тапшыруыгызны сорыйм.

Сезнең белән, Сүрия халкы белән әлеге югалту ачысын уртаклашабыз”.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү