Рөстәм Нәбиевка өч операция ясаячаклар

22 гыйнварда Рөстәм Нәбиев Көньяк Американың иң биек тауларының берсе – 6461 метр югарылыкта урнашкан Аконкагуа түбәсенә менгән иде. Хәтерегезгә төшерәбез: ул – Россия армиясендә хезмәт иткәндә, казарма ишелеп, аяксыз калган Чакмагыш егете. Аконкагуа – ул куллары ярдәмендә генә яулаган алтынчы тау булды. Ләкин шуннан соң Рөстәм тауларга менүдән туктап, 2023 елны тулаем сәламәтлеген яхшыртуга багышларга җыена.

Бер ел элек Манаслы тавына менгәндә ул кулбаш сеңерләрен өзгән булган. Сәламәтлек буенча башка проблемалары да бар икән. Хәзер аны өч операция көтә. Бу хакта Рөстәм үзенең Telegram-каналында хәбәр итте:

“Мин өйдә. Безнең экспедиция уңышлы төгәлләнде. Мин барысының да планлаштырганча тәмамлануына шат. Ә хәзер мин тауларга менүне “паузага куям” дип әйтергә телим. Бу пауза никадәр озак дәвам итәр, әйтә алмыйм. Ел. Ике. Өч. Быел без Эверестка менәргә тиеш идек, тик мин үземнең сәламәтлегемнең начарайганнан-начарая баруын сизәм. Мин бик арыдым. Һәрвакыт юлда булудан ардым. Мин үземне тауларда калдырам бит. Һәр күтәрелү миңа титаник авырлык белән бирелә. Сез мине тауга менде, тау башында фотога төштем дә өйгә кайтты дип җиңел генә уйлыйсыздыр. Ә анда мин болай да авыр тормышымның бер өлешен үткәрәм. Күп нәрсәләр турында сөйләмим, күп нәрсә турында әйтмим, чөнки сезнең борчылуыгызны һәм мине гаепләвегезне теләмим. Тынычланырга кирәк.

Манаслы тавына күтәрелгәндә, мин кулбашымдагы сеңерләрне өздем. Шуннан бирле тауларга өзек сеңер белән менәм һәм, әлбәттә инде, бу зур куркыныч тудыра. Шуңа күрә без Иоанн дустым белән утырдык та, бүтәнчә гомеребезне куркыныч астына куймаска дип карар кылдык.

Бу елны мин үземә, сәламәтлегемә багышлыйм. Хәзер миңа 3 операция үткәрергә кирәк:

  1. Кулбашыма;
  2. Урология буенча;
  3. ЛОР буенча.

Мин тауларның тормышымда булуына бик рәхмәтле. Төгәл беләм, бу минем рухи үсешем өчен төп чыганакларның берсе һәм тауларның йөзләрчә мең кешегә үз-үзенә ышанырга ярдәм итүен аңлыйм.

Таулар әле булачак, 100 процент! Ләкин әле генә түгел. Алар тагын миллион ел торачаклар, шуңа күрә үзеңне сакларга, вакытыңны гаиләгә һәм рухи үсешеңә багышларга кирәк. Минем алда планнарым бик күп – бу дөньяга йогынты ясарлык, глобаль масштаблардагы планнар алар. Мин аларны тормышка ашырачакмын. Ә сездән мин һәрвакыт рухи ярдәм сораячакмын, миңа ялгызыма гына җиңел булмаячак. Хатынымның әнисе (тещам) әйтмешли: “Син бит ярты кеше генә!”

Сез ярты кешегә ярдәм итәрсезме?”


Фикер өстәү