Татарстан укучыларын һәм студентларын фәнни-технологик проектлар конкурсында катнашырга чакыралар

Фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүче яшьләр «Зур чакырулар» Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсында катнашуга чакырыла. Фән һәм технологияләрнең алдынгы юнәлешләре өлкәсендә үз эшләнмәләрен 7–11 сыйныф укучылары, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү студентлары тәкъдим итә ала.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева әйтүенчә, республика Бөтенроссия мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча лидер төбәкләрнең берсе булып тора. 2016 елда аларның саны 141 булса, узган ел 237 укучы җиңүче һәм призер булган.

– Әлеге саннар бу юнәлештә эшнең шактый уңышлы баруы турында сөйли. Шунысы да мөһим: сәләтле балалар белән эшләүгә барысы да – министрлыклар, ведомстволар, компанияләр, университетлар, иҗтимагый оешмалар һәм профессиональ берләшмәләр җәлеп ителгән, – диде Татьяна Алексеева матбугат очрашуында. – Фән белән шөгыльләнүче яшьләр өчен дәүләт грантлары һәм премияләре каралган. Югары уку йортларында укыган җиңүчеләргә өстәмә стипендия түләнә. 2014 елдан башлап бу стипендияләрне 300дән артык студент ала. Түләүләрнең күләме – ай саен 5 мең сум.

«Зур чакырулар» конкурсы яшьләрдә фәнни-тикшеренү, инженер-техник һәм проект эшчәнлеге белән кызыксынуны үстерү, фәнни белемнәрне һәм казанышларны популярлаштыру максатын күздә тотып оештырыла. Анда катнашу өчен мөстәкыйль рәвештә башкарылган команда проекты яки индивидуаль проект булдырырга кирәк. «Талантлар университеты»ның башкарма директоры Әдилә Әхмәтова конкурсның төбәк этабын уздыру дәверендә анда 1300гә якын укучы катнашуын әйтте.

– «Зур чакырулар» –  ил һәм республика дәрәҗәсендә фәнни тикшеренүләр, технологик, IT проектлар белән мавыгучы яшьләргә үзләрен күрсәтү, белгечләрдән кире элемтә алу, фәнгә һәм технологиягә тирәнрәк чуму өчен мәйданчык булып тора. Узган ел безгә якынча 400 гариза килде. Ел саен 15–20 бала йомгаклау этабына барып җитеп, «Сириус» белем бирү үзәгенең проект сменасына бара. Агросәнәгатьтән башлап ITга кадәр 13 юнәлешне колачлыйбыз. Үзеңне проект иҗатында күрсәтүдән тыш, конкурс булачак һөнәр сайлауда да ярдәм итә, – диде Әдилә Әхмәтова.

Шулай ук,  җиңүчеләр «Сириус» белем бирү үзәгенең сменасына барудан тыш, вузга кергәндә өстәмә баллар алу мөмкинлегенә ия булачак һәм Татарстан Рәисенең 20 мең сумлык грантын алуга дәгъва итә алачак. Конкурска гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү