Инженер булу өчен рус теле кирәкме?

Рус теленнән мәҗбүри БДИ кирәк булмаска да мөмкин. Тик бу инженер белгечлеген сайларга  теләүчеләр өчен генә. Аны бары  чик баллга тапшырсаң да җитә. Бу хакта авиосәнәгать өчен кадрлар әзерләүгә багышланган утырышта Россия фән һәм югары белем бирү  министры Валерий Фальков  белдергән.

–  Без 2024 елдан инженер белгечлекләренә математика, физика һәм информатикадан имтихан нәтиҗәләре буенча кабул итәргә җыенабыз. Рус телен исә өстәмә буларак исәпкә алачакбыз,  – дигән Валерий Фальков.

Министр моны югары уку йортлары өчен бик зур вакыйга дип бәяли. Рус теленнән имтихан университетка укырга керү өчен  һәрвакыт мәҗбүри булган. Узган ел ахырында  Россия Мәгърифәт, Фән һәм югары белем бирү министрлыклары инженерлык белемен яхшырту турында  фикер  алышкан иде. Киләчәктә нәкъ менә техник фәннәргә таләпне көчәйтмәкчеләр. Ә рус теленнән исә 24 яки 36 балл да җитәчәк.

Соңгы елларда мәктәпләрдә физика-математикадан профиль сыйныфлар саны 2,5 тапкыр кимегән. Укучыларның нибары 3 проценты гына  физиканы тирәнтен өйрәнә икән. Вузларда исә чыгарылыш укучыларының  дүрттән берен инженерлык юнәлешләренә кабул итәләр. Бу фәннән бердәм дәүләт имтиханы тапшыручылар саны кими, узган ел  физика   фәне популярлыгы буенча  6 нчы урынга төшкән.  Бу фәннән уртача балл да кимегән. Шуңа күрә министрлыкта,  физикага мәктәптән үк  зур игътибар бирергә кирәк, дип саныйлар.

Әлеге яңалыкка карата Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетның гомуми физика кафедрасы мөдире, физика-математика фәннәре докторы Борис Тимеркәевнең фикерен белештек.

– Бүген физика фәненең дәрәҗәсен бик нык төшерделәр. Укучыларның күбесе информатика белән кызыксына.  Чөнки әлеге фәннән БДИ тапшырсаң, техник вузларга да укырга керергә була. Физиканы бирмәсәң дә ярый. Шуңа күрә мәктәпләрдә  физика укытуны киметеп баралар, – дип борчыла  Борис Ахунович.

Галим әйтүенчә, чыгарылыш укучылары  информатика тапшырып укырга керә дә, аннан мөгаллимнәргә баш ватарга туры килә. Аларның 7–8 сыйныфта алган белемнәреннән башка берни юк. Хәзер инженерлар әзерләү бик катлауланган. Без физиканы ныклап укытырга тырышабыз, ди.

– Соңгы вакытта Россия Президенты Владимир Путин да, башка җитәкчеләр дә, физиканы алга җибәрергә кирәк, ди. Чөнки бөтен коралланыш техникага бәйле. Яхшы инженерлар әзерлик дисәк, физиканың дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Иң беренче,  мәктәпләрдә аны укыту өчен,  сәгать саны җитәрлек булырга тиеш. Икенчедән, техник вузга укырга кергәндә, физиканы бар кешегә дә бирдерү мөһим, – ди Борис Тимеркәев. – Мин физикадан БДИ тапшыру буенча республика комиссиясе рәисе булып эшләдем. Ул вакытта әлеге фәннән сынауны 5–6 мең укучы  тапшырса, хәзер шуның яртысы да бирми. Әле студентларның күбесе Мәскәү, Санкт-Петербург вузларына  китеп бара. Бездә калучылар бик аз. КАИга физика  тапшырып керүчеләр дә бермә-бер кимеде, әйткәнемчә, күбесе информатиканы сайлый. Физика катлаулы, мәсьәләләр авыр, диләр. Тапшырырга теләгәннәр сәбәп тапмый.  Татарстаннан  физикадан БДИ баллары уртача ил күрсәткеченнән 5–6 баллга күбрәк.

Галим  булачак физиклар рус телен дә белергә тиеш дигән фикердә. «Хәзер телләр өйрәнүне онытып бетердек.  Хаталы язуны нормаль хәл дип саныйлар.  Фикерләү дәрәҗәсе җөмләләрнең дөреслегеннән дә күренә», – ди  Борис Тимеркәев.

Сәрия Мифтахова

Фото: https://www.kp.ru/


Фикер өстәү