Сергей Шойгу Украина хәрбиләренең югалтулары турында әйтте

Гыйнварда Украина хәрбиләре 6500 кеше, 26 очкыч, 7 вертолет, 208 пилотсыз очу аппараты, 341 танк һәм бронялы машинасын югалткан. Бу хакта Россия Оборона министрлыгында узган селектор киңәшмәсендә министр Сергей Шойгу әйтте.

Сергей Шойгу әйтүенчә, АКШ һәм аларның союзниклары конфликтны мөмкин кадәр озагракка сузарга тырыша. «Моның өчен алар авыр һөҗүм кораллары белән тәэмин итүгә керештеләр. Украинаны ачыктан-ачык безнең территорияләрне яуларга чакыралар. Бу хәл НАТО илләрен конфликтка тартып кертә һәм күрелмәгән каршылык китереп чыгарырга мөмкин», – диде министр. Аның сүзләренчә, Россия гаскәрләре Киевка бирелгән корал һәм техниканы юкка чыгарып бара.

Оброна министры сүзләренә караганда, Украина җитәкчелеге Россияне хәрби юл белән җиңә алмаячагын аңлаганга Россиянең яңа субъектларында яшәүче халыкны куркытыр өчен җинаятьчелек белән шөгыльләнә. ВСУ торак кварталларга, хастаханәләргә, тыныч халык тупланган урыннарга һөҗүм ясый, дәүләт һәм социаль объектларда теракт оештыра.


Фикер өстәү