Төрек шогы: тагын зур җир тетрәү көтелә, 100 меңгә кадәр кеше корбан булырга мөмкин

Газета хәбәрчесе үткән тәүлектә Төркиядәге танышларыннан күпсанлы хәбәрләр алды. Җир тетрәү зонасыннан ерак шәһәрләрдә дә халык шок хәлендә, матди ярдәм җыела, диләр алар. Казаның масштабы, чынлап та, шок хәленә китерерлек.

Адана мэры, 3 миллион кеше урамда, аларга азык-төлек белән ярдәм кирәк, дип чаң суга. Газиантәп мэры Фатма Шахин шулай ук: «1 миллион кеше өйләренә керә алмый. Бар җирдә дә алар өчен спорт үзәкләре, социаль оешмалар һәм мәчетләр ишекләрен ачты. Ипи пешерү белән проблемалар бар, чөнки табигый газ юк. Безгә ашыгыч рәвештә икмәк һәм одеяллар кирәк», – дип сөрән салды. Башка шәһәрләрдә дә вазгыять катлаулы. Бер Төркиядә генә түгел, Сүриядә дә хәл аяныч.

Дөньяның төрле почмакларыннан илгә коткаручылар отрядлары ашыга. Әмма күпме генә килмәсеннәр, фаҗиганең масштабы фонында ярдәм аз. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы үлүчеләр саны 20 меңгә җитәргә мөмкин дип белдерде. Җимерекләр астыннан исән калган кешеләрне коткару дәвам итә. Алепподан (Сүрия) шаккатмалы хәл турында хәбәр килде. Авырлы хатын җимерекләр астында исән-сау бала тапкан. Кызганыч, ана һәм гаиләнең башка әгъзалары үлгәннәр, ә яңа туган сабыйны коткаручылар исән килеш казып алды. Җимерекләр астында калучыларның телефон аша үзләренә ярдәм сорап хәбәр салу очраклары билгеле. Кочаклашып үлгән әти белән бала мәетен дә казып чыгардылар.

Уртак кайгы. Төркия белән Сүрия фаҗигасеннән Россия һәм Татарстан да читтә калмады

Төрек хакимиятләре, хәлдән килгәнчә, каза күрүчеләрнең хәлен җиңеләйтергә тырыша. Turkish Airlines компаниясе Адана, Диярбакыр, Шанлыурфы һәм Әлязыг һава аланнарыннан очучы очкычларга билет бәясен 100 төрек лирасына (378 сум) гына калдырды. Иң каты тетрәүгә дучар булган ун шәһәрнең ипи пешерүчеләре икмәкне бушлай өләшү турында карар кабул иттеләр. Төрек оппозициясе сайлау алдыннан (майда президент сайлавы көтелә) вазгыятьне сәяси очколар җыеп калу өчен файдалана. Оппозицион партия вәкилләренең, җимерек шәһәрләргә килеп, хөкүмәт ярдәмгә җитәрлек күләмдә армия җибәрмәде, дип гауга куптару очраклары бар.

Вәсвәсә таратучылар да активлашты. AFAD (Afet ve Acil Durum Yönetimi Başkanlığı) – стихияле бәла-казаларга каршы көрәшүче төрек агентлыгы Истанбул гражданнарын үткән төнне (дүшәмбедән сишәмбегә каршы кич) урамда үткәрергә чакырып таратылган хәбәрләрне дезинформация дип бәяләде. Дүшәмбедә афтершоклар (кабат тетрәүләр) еш булды. Шул уңайдан Истанбулда куәтле тетрәү булачак дигән коткы таратылган. Сейсмологлар, чынлап та, Истанбулда 2030 елга кадәр зур җир тетрәү булачак, йөз меңгә кадәр кеше корбан булырга ихтимал дип кисәтәләр, әзерләнергә чакыралар. Сейсмолог Наҗи Гёрүр: «Мин, галим буларак, фетнә кубарам. Истанбулда җир тетрәвенә бер генә оешма да әзер түгел», – дип шаулый.

Дүшәмбе көн Җир шарында сейсмик активлык бик көчле булды. Күп илләрдә тектоник плитәләр селкенде. Казахстаннан 5,4 баллы магнитуда белән җир тетрәү турында хәбәр килде. Бәхеткә, җимерекләр юк.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Төркиядәге җир тетрәү шаһиты булган Ләйлә Дәүләтова: “Балконга чыксам, дөнья селкенә…”


Фикер өстәү