Акча-макча: «ВТ» журналистының 15 ел элек әйткән фаразлары чынга ашты, алда ни көтә?

«Акча-макча». 2006 елда шундый исемдә язма бастырганмын икән. Интернет киңлекләрендә ул һаман да әйләнеп йөри. Үзем язган кульязманы югалтканмын инде, кыскартылып интернетка эленгән өлешен генә карадым. Анда мин озакламый капитализмның үз-үзен җимерәчәген фаразлаганмын, «Якындагы еллар рубльнең дә, долларның да һәм башка кәгазь валюталарның да «буш куык», бер нәрсә белән дә ныгытылмаган гап-гадәти кәгазьләр генә икәнлеген раслар шикелле», – дигән юллар язганмын, «Долларның һәм шуңа бәйле рәвештә бөтендөнья икътисадый кризисының башлануы – иң беренче чиратта, Россиядә икътисадый фаҗига башланды дигән сүз», – дигән фикер әйткәнмен.

2008 елда әле тагын «Алтын-малтын» дигән язма да әзерләгәнмен. Анысында: «Озакламый очын очка ялгап баручы безнең кебек миллионнарның тәмам бөләчәге, товар кытлыгы башлану, либераль икътисадлы капитализмның җан тартышуы һәм инде, ихтимал, Өченче Бөтендөнья сугышының якынаюы… Көтәргә мөмкин булган нәтиҗәләр якынча менә шундыйрак», – дип игълан иткәнмен. Моннан унбиш-унҗиде еллар элек ул фикерләрне әйтә алуыма бик гаҗәпләнмим, чөнки бөтен буш вакытымны акча-финанс мәсьәләләрен өйрәнүгә багышлаган идем. Редакторлар ничек бастырганнар, шунысы бераз гаҗәбрәк. Дөрес, бик кыскартып бирделәр язмаларны, чөнки «тиле» фикерләр мул сибелгән иде. Әмма ул чакта юләр кеше идеяләре булып саналырлык «товар кытлыгы» да, «капитализмның җан тартышуы» да, «Өченче Бөтендөнья сугышының якынаюы» да бүгеннең чынбарлыгы инде. Без автомобильләр ремонтлата алмыйбыз (запчастьлар дефицит), чит ил паспорты ясау туктатылды (ярты тырнак кадәр чипларга кытлык), совет чорында да күрелмәгән йод дефициты, аспирин җитмәүчелеге көн тәртибенә килеп басты. Дефицит киләчәктә үсәчәк һәм бер бездә генә түгел. Хәзер бит дәүләтләр аерым товарларны яисә чималны бер-берсенә сатуны чиклиләр яки чикләү белән яныйлар.  Американнар Кытайга чиплар сатуны туктата, Кытай АКШны кояш станцияләре өчен кирәкле компонентлардан мәхрүм итү белән куркыта һәм башкалар. Болар дефицит тудырмый кала алмыйлар, билгеле.

Бүген илдә-көндә, дөньяда бара торган вакыйгалар аек акылга сыймаслык булып тоелмыймы сезгә? Әле ун ел элек кенә боларның берсе дә юк иде бит. Хәтта бер ел элек, ун айлап вакыт узуга, Казанда бомбадан качу урыннары әзерли башлаячаклар, ракета һәм дрон һөҗүмнәре бик реаль нәрсә булып тоелачак, дисәң, кулыңа психиатрик клиникага юллама тоттырачаклар иде. Бу сәерлекләрнең, лидерларның үзләрен «түбәсе кыйшайган» адәмнәр кебек тотуларының артында «акча» дигән көндәлек кулланыла торган нәрсә ята. Акчаның җитмәве түгел, аңа ышаныч бетү тудыра фаҗигале хәлләрне. Кулыңда долларлар булу синең үзең теләгән товарны сатып ала алачагыңны аңлатмый инде. Башка валюталар да киләчәктә сиңа матди яктан тәэмин ителүне гарантияләми. Бу юллар авторы унҗиде ел элек игълан иткән доллар кризисы башланды. Бер-ике көн элек кенә атаклы икътисадчы, кризисларны төгәл фаразлавы белән танылган Нуриэль Рубини Financial Timesтагы колонкасында Америка долларының якындагы ун ел эчендә өстенлеген югалтып бетерәчәген фаразлады. Гафу итегез, без Рубинидан күпкә алдарак татар матбугатында әйттек ул фикерне. Без хәтта әле хәзер дә Нью-Йорк университеты профессорын төзәтүдән курыкмыйбыз. Ул Кытай юане пьедесталга менәр дип фаразлый, без кире кагабыз. Юань вакытлыча өстенлек алырга тырышыр, әлбәттә, берникадәр уңышларга да ирешер, әмма аның өстенлеге дә кыска гомерле булыр. Эш шунда: хәзерге вазгыятьтә бер генә илнең дә акчасы планетакүләм лидерлыкны үз кулына ала алмаячак. Долларның кояшы байый, башка бер генә кәгазь валютага да кояш елмаймаячак.

Илләр, берләшеп, уртак валюта эзләргә тырыша үзе. БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш дөньяның финанс системасын радикаль рәвештә үзгәртеп корырга чакырып чаң суга, «Яңа Бреттон-Вудс вакыты җитте», – дигән фикер әйтә. Бреттон-Вудсның ни икәнен укучыларның күпчелеге аңламас, әлбәттә. Кыскача гына шәрехләп үтик. 1944 елда Америкадагы Бреттон-Вудс курортында халыкара конференция җыела һәм шунда долларны финанс тәхетенә күтәрәләр. Ул алтын белән тәэмин ителергә тиеш була, 35 долларны бер унция алтынга тигезлиләр. Соңыннан янкилар «Никсон шогы» дигән адымга барып, алтын стандарттан баш тарталар, әмма доллар халыкара акча ролен үтәп кала. Американнарга бик зур өстенлек бирә бу. Мәсәлән, үткән елда Американың сәүдә дефициты 948,1 миллиард долларга тиң булды, ягъни үзләре сатканга караганда шуның кадәр күбрәк товар сатып алдылар, чөнки бөтен дөнья өчен акчаны шулар баса. Кытайда тышкы сәүдә дефициты юк, 101 миллиард долларлык профицит бар. Россиядә дә сәүдә дефициты түгел, профицит. 2022 елның беренче тугыз аенда ук Россия читкә 431 миллиард долларлык товар саткан, 180 миллиард долларлык алган. Файдаланылмаган 251 миллиард доллар Россия өчен кәнфит кәгазе кебек кенә, стратегик чимал саттың һәм берни дә алмадың һәм алмаячаксың да дигәнне аңлата. Хәзер олигархлар да акчаларын долларларда сакламый, Антальяда, я Дубайда күчемсез милек алырга тырышалар.

Эш сәүдә дефицитында яки профицитында да түгел. Американнар дистә еллар буе тышкы сәүдәне баланслый алмасалар да бөлмиләр, ә башка дәүләтләр бөлә, шуңа күрә артык товар сатып алудан сакланырга мәҗбүр булалар. Күз алдыгызга китерегез әле: Россия үзе саткан кадәр товар китертә алса, безнең базарларда нинди муллык булыр иде. Сумның курсы үсәр, товар бәяләре очсызланыр һәм башка бонуслар өскә калкып чыгар иде. Дефляция булмасын өчен, күпләп социаль ярдәм өләшергә туры килер иде. АКШ шулай итеп яши. Байденга студентлар алган кредитны кичерү өчен триллион доллардан артык акчаны өстәлгә чыгарып салу берни дә тормый, чөнки АКШ хөкүмәте түгел, студентлар әҗәтен бу очракта бөтендөнья халыклары бергәләшеп түли. Бөтен планетага бүлгәч, авыр тоелмый ул.

Бу вазгыять белән башка халыклар килешә алмый. Бары тик Американың гадәттән тыш хәрби куәте, сәяси басым ясау мөкинлеге генә куркытып тора. Кем долларга каршы баш калкыта, шуңа санкцияләр игълан ителә һәм очкыч йөртүче хәрби кораблар төркеме аның ярларына юнәлә. Әйтик, ни өчен Төньяк Кореяга каршы американнар сугышмый, чөнки доллар моңа кадәр хәтта аларның эчке базарында да иркен кулланылды. Әмма риза булмаучылар саны үскәннән-үсә. Карагыз, хәтта Антониу Гутерриш яңа Бреттон Вудс таләп итә. Дәүләтләр төркемнәре үзләренә башка валюта эзли башлады. БРИКС илләре үз валюталарын кертү турында сөйләшүләр алып баралар. Россиянең финанс министры Силуанов андый валюта перспективасы турында «Беренче канал»дан сөйләде. Илләр үзара милли валюталарда сәүдә итешеп карыйлар, уңайсыз. Барлык илләрне дә канәгатьләндерерлек уртак валюта кирәк, моңа берәү дә шикләнми.

Гутерриш таләп иткән яңа Бреттон Вудс була аламы? «Ватаным Татарстан» хәбәрчесенең бу сорауга җавабы тискәре. Яңа валюта килешүе төзү өчен, Өченче Бөтендөнья сугышы һәм бер зур дәүләтнең башкаларның бугазлашуын читтән карап торуы һәм аларга корал сатып баюы кирәк. Башкалар җимерелеп-таралып беткәч, ул, кредитлар биреп, җиһазлар сатып, аларны үз канаты астына җыячак. Үткән гасырда Америка эшләгәнне эшләячәк ягъни, үз валютасын тагачак. Болай үзара килешеп кенә нинди дә булса кәгазь акчаны уртак валюта итеп кертү планнары тормышка ашмаячак. Бер дәүләтнең валютасын башкалар өчен дә акча итеп тота башласаң, «Триффин парадоксы» дигән нәрсә пәйда була. Бердән, акча башкаларга да җитсен өчен, аны күп итеп басарга туры киләчәк, икенчедән, валюта ышанычлы булсын өчен, эмитент илнең товарлары белән тәэмин ителгән күләмдә генә басу таләп ителә. Долларны менә шул парадокс җимерә дә инде.

Ышанычлы валютаның булмавы бик зур проблемалар китереп чыгара дөньяда. Бөтендөнья сугышын котлыгысыз итә. Без шул сугышны төенли торган конфликтлар чорында яшибез. Бик кызганыч һәм аяныч: ул конфликтлар үсә, кискенләшә, үзләренә корбаннар сорый. Менә шундый катлаулы мәсьәлә ул акча-макча проблемасы. Бүген лидерлыккка дәгъва иткән һәм үз акчасын башкаларга валюта итеп тагарга омтылган державалар барысы да түнтәреләчәк, дөньякүләм бөтенләй башка көч калкып чыгачак һәм дилбегәне үз кулына алачак. Кәгазьләр акча булудан туктаячак. Без, бер дә курыкмый, шундый фараз ясыйбыз давыллы еллар алдыннан. Язма башындагы безнең фаразларны карагыз әле, унҗиде ел элек әйтелгәннәр бүген безнең чынбарлыкка әйләнеп килә.

                            Рәшит Фәтхрахманов   

 


Фикер өстәү