Төркиянең Адыяман провинциясендә, бик көчле җир тетрәүдән соң 70 сәгать үткәч, җиде яшьлек малайны хәрәбәләр астыннан чыгарганнар.
TRT Haber телеканалы хәбәр итүенчә, иртән Хатай провинциясендәге җимерекләр астыннан тагын алты кешене, шул исәптән өч баланы коткарганнар.
«Җир тетрәүдән зыян күргән җиде яшьлек Әхмәт 70 сәгатьтән соң коткарылды», – диелә хәбәрдә.
Коткаручылар малайны чыгарганнан соң, әлсерәгән малай беренче сүз итеп, аңа кичекмәтән мәктәпкә барырга кирәклеге турында әйткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat