Казанда 17 яшьлек кыз мәете янында табылган дүрт баланың хәле турында билгеле булды

Балалар республика клиник хастаханәсенә (ДРКБ) алар сөрем газыннан агулану билгеләре белән китерелгән булган.

Казанның Зелинский урамындагы йорттан ДРКБга сөрем газыннан агулану сәбәпле китерелгән балаларның хәле яхшырган.

— “Ашыгыч ярдәм” ДРКБның кабул итү бүлегенә дүрт баланы алып килде. Аларга барлык медицина тикшерүләре уздырылды. Балалар, хастаханәдә дәвалауга мохтаҗ булмаганлыктан, өйләренә озатылды, – дип белдерелгән ДРКБдан “КП-Казань” хәбәрчесенә.
Исегезгә төшерәбез: 7 февральдә кичен Казанда бер шәхси йортның юыну бүлмәсендә 17 яшьлек кызның мәете табылган. Өйдә тагын 7дән14 яшькә кадәрге дүрт бала булган. Алар сөрем газыннан агулану билгеләре белән ДРКБга озатылган.

Татарстанда әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләрнең башлангыч мәгълүматларына караганда, юыну бүлмәсендә (газ колонкасы һәм котел шунда урнашкан булган) сөрем газының туплануы агулануга китергән.


Фикер өстәү