Җир тетрәүдән соң: «Күңел елый – ятим калган балалар күп…»

Бер мизгелдә хәрабә хәлендә калган шәһәрләр, җимерелгән йортлар, вакытсыз өзелгән гомерләр, югалту ачысы… Атна башында Төркия һәм Сүриядәге җир тетрәүләр йокыга тала башлаган дөньяны сискәндереп уяткан төсле булды. Ничек тә җир ярасын ямыйсы, булышасы иде хәзер! Бу фаҗигадән Татарстан да читтә калмады. Кешелек кабат берләшү һәм бердәмлекнең нинди кыйммәткә ия булуын дәлилли алды төсле. Фаҗига сабагы бәрабәренә булса да… «ВТ» хәбәрчесе җир тетрәү шаһитлары белән аралашты һәм вазгыятьне белеште.

Яшәү өчен көрәш

Евгения Корбанова Аланиядә яши. Җир тетрәгән көнне инде беркайчан да хәтереннән җуя алмас бугай ул. «Шулкадәр куркыныч иде. Өйдәге бөтен нәрсә урыныннан күчте. Кешеләр жәл. Урамга йөгереп чыгуга, таныш-белешләрне барладык. Без белгәннәр барысы да сау иде. 1–1,5 атна чамасы элек җир тетрәү булган иде инде. Әмма әллә нинди куркыныч күрмәдек. Ул чакта ишекләр, пәрдәләр тибрәнеп алды да бетте. Без гаиләбез белән сигезенче катта яшибез. Төркиядә күпме яшәп, җир тетрәвен беренче тапкыр чын-чынлап тойдык», – дип сөйләде ул.

Кирилл исемле әңгәмәдәшебез Мәрсин провинциясендә яши. Аның да 6 февраль иртәсе хәерле булмый.

– Иртәнге сәгатьләрдә карават шыгырдаган тавышка һәм аның урыныннан күчүен аңлап уяндык. Аннан кисәк кенә диварлар, идән селкенә башлады. Без 10 нчы катта яшибез! Моңа кадәр җир тетрәү очракларына юлыккан булмады, шундук вазгыятьнең җитди булуын чамаладык. Тиз-тиз генә җыендык та урамга чыгып киттек. Машинабыз бар. Урамга чыккач, үзебез белән балалы бер гаиләне алдык та шәһәрдән читкәрәк юл тоттык, – дип сөйләде ул. – Без Эрдәмли шәһәрендәге халыкны кабул итү пунктында тукталдык. Монда килгән һәр кешегә урын табылды. Ипи, чәй, кайнар аш бирделәр.

Гыйнвар аенда Татарстаннан Төркиягә иҗади командировкага киткән фотограф Венера (якыннарын борчуга салмас өчен, исеме үзгәртелде. – Авт.) да Газиантәп шәһәрендә җир тетрәү шаһиты була. «Әлбәттә, халык куркуда иде. Ягулык станцияләрендәге кибетләрне генә алыйк: нәрсә бар, бөтенесен кырып диярлек сатып алып бетерделәр. Интернетта әллә ни утырып та булмады, дөресен әйткәндә, системага авырлык китермәсен өчен, хакимият интернеттан файдалануны киметергә кушкан иде. Газиантәптән Бурсага, Бурсадан Истамбулга автобус белән кайттым. Бер тәүлек буе авызга ризык капмаган, йокы күрмәгән килеш йөрелде. Туган якка кайту белән психологка языласы булыр. Газиантәптә әле дә җир тетрәүләр булып тора. Азык-төлек, газ, су запаслары да кими… Җылы да юк…» – дип, тәэсирләре белән уртаклашты ул.

Тумышы белән Екатеринбургтан булган Сергей Төркиядәге вазгыять белән үзенең «Телеграм»дагы сәхифәсендә уртаклаша. Егет коткы таратып утырмый, киресенчә, көчне бер учка җыеп, булышырга тырыша. Мәсәлән, кан бирү, гуманитар ярдәм җыю пунктларының адресларын урнаштыра, кайда нинди ярдәм кирәк – белешә.

–  Вазгыятьне һава торышы да боза бит әле. Гыйнварда ул 15 градус җылы тирәсе иде. Шушы көннәрдә карлы яңгыр ява башлады. Җил, яңгыр, суык.  Мондый шартларда кешеләрне җимерекләр астыннан эзләү, чыгару тагын да кыенлаша. Андагы йортларның диварлары тотрыксыз, – ди ул. – Администрация биналары, кунакханә, мәктәп ише биналарда кешеләрне урнаштырырга тырышалар. Ир-атлар коткаручыларга ярдәм итә. Гуманитар ярдәмне әледән-әле китереп торалар. Әлегә фаҗиганең ни дәрәҗәдә коточкыч зыян салганын чамалап, бәяләп бетерү дә кыен.

Уртак бәла

Ил төкерсә, күл була. Бу фаҗига (куркыныч нәтиҗәләр бәрабәренә, билгеле) кешелекнең иң күркәм сыйфатын – мәрхәмәтне уята алды. Булышырга өндәүне дә көтеп тормыйча, дөньяның төрле почмакларында яшәүче кешеләр зыян күргән дәүләтләргә матди, рухи ярдәм ирештерергә тотынды.

Татарстанда исә бу эш республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә хупланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиядәге җир тетрәүдә зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыюны оештырырга кушты. Оештыру эшләре өчен вице-премьер Ләйлә Фазлыеваны җаваплы итеп билгеләделәр. Республикада акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен махсус банк счеты да ачылды.

Төрек кардәшләребезгә кайгы уртаклашу сүзләрен Дәүләт Советы депутатлары да юллады. Альберт Хәбибуллин, Ринат Гайзатуллин, Римма Ратникова, консуллыкта булып, депутатлар исеменнән кайгы уртаклашу китабында теләкләр калдырды. Моннан тыш депутатлар ил халкының Төркиягә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер булуларын әйтте.

– Безнең халыклар тарихи яктан бәйләнгән. Мондый фаҗигале көннәрдә тугандаш мөнәсәбәтләребез аеруча ныграк чагыла, – диде Альберт Хәбибуллин.

Римма Ратникова исә республикада Төркиягә ярдәм итү йөзеннән кирәк-яраклар җыю пунктлары ачылуын әйтте. «Табигый бәла-казалардан берәү дә якланмаган. Шуңа күрә дә бер-беребезгә авыр чакта ярдәм итү – намус эшебез», – диде депутат.

Халык күңеле дә киң. Инглиз теле буенча репетитор Сабина Исхакова, әлеге фаҗига турында белүгә, консуллыкка илтеп тапшыру өчен кирәк-яраклар җыя башлый. Аңа дус-ишләре дә кушыла. Күпчелек җылы кием-салымнар китергән.

– Бик җылы киемнәр, юрганнар кирәк. Мин консуллыкка иртән үк килдем. Бу сәгатьләрдә үк кеше күп иде инде. Барысы да кирәк-яраклар тапшыра. Без дә үз өлешебезне керттек. Үз авырлыгым кадәр кирәк-яраклар тапшырдык. Бу бәла бөтен кешене берләштерде. Таксистлар да ярдәм итә хәтта, – диде ул.

Төркиягә кыш чыгарга күченгән татар блогеры Резеда Миңнегулова зыян күрүчеләргә кичекмәстән ярдәм итүгә ире белән бергә алынган. Берничә көн рәттән кирәк-яраклар сатып алу, аларны махсус пунктларга илтү белән мәшгульләр. Резедага Татарстандагы язылучылары да акчалата булыша.

– Дөньяда мәрхәмәтле кешеләр күп. Бу вазгыять әнә шуны ачыкларга ярдәм итте. Без бер сумманы бетереп өлгермибез, шундук яңа сумма җыела, – ди Резеда. – Төркиядәге кайбер танышларыбыз кешеләрне хәрабәләр астыннан табу, эзләү эшендә дә катнаша. Мәш килеп, генераторлар эзлибез менә. Берне булса да тапсак, күпме кешеләргә ярдәм итә алабыз бит! Димәк, җылылык та, кайнар ризык та, яктылык та булачак! Күңелгә тигәне – ятим калган балалар күп… Телевизордан җирле каналларны карарлык түгел. Күңел елый.

Башкаладагы консуллык Горький урамы, 23/27 йорт адресы буенча урнашкан. Акчалата ярдәм итү өчен исәп-хисап счеты:

Благотворительный фонд «АК БАРС СОЗИДАНИЕ»
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК
БИК 049205805
К/с 30101810000000000805
Назначение платежа: Помощь жителям Турции

Исмәт Эрикан, Төркиянең Казандагы Генераль консулы:

– Җир тетрәү бик куркыныч булды. Милләттәшләребез олы кайгы кичерә. Аллаһы Тәгаләдән һәлак булучылар саны артмасын дип сорыйбыз. Бу сынауны кичерергә ярдәм итсен! Россиядәге Төркиянең өч консуллыгы ярдәм җыю эшен башлады. Беренче чиратта җылы кием, җылыткычлар, чатырлар, юрган кирәк. Төрек авиакомпанияләре аларны зыян күргән урыннарга бушлай илтеп тапшырырга әзер. Гуманитар ярдәмне җыю эше ял көннәрендә дә дәвам итәчәк. Без Татарстан җитәкчелеге һәм республика халкының безнең белән бергә булуын сизәбез. Аларга ихлас рәхмәтебез! Шушы һәлакәтне бергәләп җиңә алырбыз дип өметләнәм. Дипломатик вәкиллекләребез булган һәм булмаган шәһәрләрдә дә ярдәм күрсәтү компанияләре бар.

Язма әзерләнгән вакытта алынган мәгълүматларга карасак, Төркиядәге фаҗигадә һәлак булганнарның саны 14 меңнән артты. Зыян күрүчеләр саны исә 60 меңнән узды. Сүриядәге афәттә 2992 кеше һәлак булган. Куркыныч саннар, ни кызганыч, көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрә…

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Төркия  һәм Сүриядә барлыгы 23 миллион кеше (шул исәптән 14 миллион бала) һәлакәтләр зонасына эләккән.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү