Алмаз хәзрәт Сафин: «Талак әйтүнең үз тәртибе бар, тик күп ирләр аны белмиләр»

Өйләнешкәндә, билгеле, берәү дә аерылам дип гаилә кормый. Әмма мөнәсәбәт җепләренең кинәт өзелүе дә бик мөмкин шул. Коръәндә аерылышу турында да, мөнәсәбәтләрне җайга салу турында да язылган. Бу юлы «талак» төшенчәсенә тукталырбыз.

«Талак» сүзе нәрсәне аңлата? Ислам дине буенча аерылышу ничек булырга тиеш? Талакны хатын-кыз әйтә аламы? Телефоннан гына хатын аерып җибәрү мөмкинме?

«Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиннан шушы һәм башка сорауларга җавап белештек.

Иң элек «талак» төшенчәсенә аңлатма бирсәк иде.

– Гарәп телендә «талак» сүзе «җибәрү», «калдыру» дигән мәгънәне аңлата, ә шәригатьтә талак  ул – ир-атның, никах килешүен юкка чыгарып, хатынын аерып җибәрүе. Гаиләне таркатып, хатын белән аерылу – бик җитди нәрсә. Шуңа күрә ир-ат талак әйткәнче бик нык уйларга тиеш. Әгәр дә ир белән хатын бер-берсен аңламасалар, яратмасалар яки холыклары туры килмәсә, Аллаһы Тәгалә аларга бу мәсьәләне талак юлы белән чишәргә рөхсәт итә.

Күпләр бит шул бер сүзне әйттем дә, бетте дип уйлый. Ә талак әйтүнең үз тәртибе бар. Шуның белән дә таныштырып узсагыз иде.

– Әйе, талак әйтүнең үз тәртибе бар, ләкин кызганыч ки, күп ирләр аны белмиләр. Ирләрнең күбесе аерылу өчен хатынга тоташтан өч тапкыр «талак» дигән сүзне әйтергә кирәк дип уйлый. Ә чынлыкта бу алай түгел. Бер тапкыр талак әйтеп тә хатын белән аерылырга була. Әгәр дә ир кеше хатынына берьюлы өч тапкыр «талак» яки «мин сине аердым» дисә, ул аны үзенә яңадан никах укытып та кире кайтара алмаячак. Моның өчен аның аерылган хатыны икенче иргә кияүгә чыгарга һәм аның белән якынлык кылып аерылырга тиеш. Шуннан соң гына ул, никах укытып, беренче иренә яңадан кияүгә чыга ала. Бу хакта «Бәкара» сүрәсенең 230 нчы аятендә аңлатыла. Аллаһы Тәгалә бу хөкемне ир кеше хатынына талак әйтер алдыннан мең кат уйласын өчен иңдергән. Гомумән, ир кеше үз гомерендә хатынына ике тапкыр гына талак әйтә ала. Әгәр дә өченче тапкыр талак дисә, ул аны гомерлеккә югалтачак. Аллаһ Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 229 нчы аятендә: «Хатынны кире кайтарырга рөхсәт итүче талак ике мәртәбә. Аннан соң хатынны кире кайтарып, хакларын үтәп яшәгез яки күркәм рәвештә аны аерып җибәрегез», – диде.

«Талак» сүрәсенең 1 нче аятендә аңлатылганча, аерылырга ниятләгән ир кеше «талак» сүзен хатыны күремнән чиста булган вакытта әйтергә тиеш. Аллаһ Тәгалә: «Әгәр дә хатыннарыгызны аерырга теләсәгез, аларны күремнән пакь вакытта талак кылыгыз һәм күрем вакытын санагыз», – дип әйтте. Ир кеше хатынына күрем вакытында талак дисә, бу талак санала, ләкин аңа моның өчен зур гөнаһ була. Әгәр дә ир кеше хатынына бер тапкыр талак дисә, ул аны өч күрем вакыты узганчыга хәтле нихак укытмыйча кире кайтара ала. Әгәр дә ир кеше талак әйткәннән соң хатыны белән өч күрем вакыты узганчы дуслашмаса, алар аерылган булып исәпләнә.

Талакны ир-ат кына әйтә аламы? Нинди очракларда хатын-кызга да талак әйтү рөхсәт ителә?

– Гаиләне саклап калу өчен, Аллаһы Тәгалә талак әйтү хокукын бары тик ир-атка биргән. Ир-ат күбрәк акыл белән уйлап эш итә, ә хатын-кыз хискә бирелүчән. Талак әйткәнче, ир-ат әле ул кат-кат уйлый. Моннан тыш ир-ат гаилә башлыгы булып тора. Әгәр дә талак әйтү хокукы хатын-кызга бирелгән булса, ул ачуланган саен хискә бирелеп талак әйтер һәм гаиләләр бик тиз таркалыр иде. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә үзенең хикмәте белән хатын-кызга талак әйтү хокукын бирмәгән. Шәригатьтә хатын-кыз башка юл белән иреннән аерыла ала. Шуның берсе «хульг» дип атала. «Хульг» ул – хатын-кызның иренә билгеле бер күләмдә акча биреп яки алган мәһәрен кире кайтарып талак әйттерүе. Аллаһы Тәгалә бу хакта «Бәкара» сүрәсенең 229 нчы аятендә: «Әгәр сез ир белән хатынның гаилә мәсьәләсендә Аллаһның әмерләрен үти алмавыннан курыксагыз, хатынның ире аерсын дип биргән нәрсәсе өчен икесенә дә гөнаһ юк», – ди. Хәнәфи мәзһәбе галимнәре фикеренчә, бу очракта ир кеше хатыныннан биргән мәһәрен кире кайтаруны яки аның бәясен кайтаруны шарт итеп куя ала. Бервакытны Сәбит ибен Кайс исемле сәхабәнең хатыны Мөхәммәд пәйгамбәр янына килә дә иреннән аерылырга теләвен белдереп әйтә: «Йә Аллаһның илчесе! Мин иремнең холкыннан да, һәм диненнән дә риза, ләкин ямьсез булганга күрә аның хакларын үтәмәүдән куркам», – ди. Мөхәммәд (с.г.в.) аңа: «Сиң иреңә хөрмә бакчасын кире бирергә ризамы?» – ди. Ул: «Әйе», – ди. Шуннан соң Мөхәммәд (с.г.в.) Сәбит ибен Кайска: «Бакчаңны кире ал һәм бер тапкыр талак әйтеп, хатыныңны аер», – диде.

Моннан тыш шәригатьтә хатын-кызның, казый янына барып, иреннән аеруны сорый алу хокукы бар. Ләкин моның өчен җитди сәбәпләр булырга тиеш. Мәсәлән, әгәр дә ир кеше хатынының хакларын да үтәмәсә, җәберләп яшәсә, матди яктан тәэмин итмәсә яки нәсел калдыра алмаса, хатын-кыз, казый янына барып, иреннән аеруны сорый ала.

Шаяртып кына талак әйтү – гөнаһмы?

–  Әйе, гөнаһ. Аллаһы Тәгалә Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 231 нче аятендә: «Аллаһның Коръәндәге хөкемнәре белән шаярмагыз», – ди. Әле моның өстенә, шаяртып кына хатынга талак әйтү талак булып санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: «Өч нәрсә чынлап һәм шаяртып әйтсәң дә санала. Алар: никах, талак һәм колны азат итү». Моннан тыш, исерек килеш һәм бик каты ачуланып талак әйтү дә талак булып санала. Әгәр дә ир-ат кеше йоклаган вакытта саташып «талак» дисә, бу талак булып саналмый.

Телефоннан, онлайн гына да талак әйтү дөрес саналамы?

– Талак әйтү өчен хатынның каршыңда басып торуы мәҗбүри түгел. Телефоннан, онлайн гына да талак әйтү дөрес санала.

– Аерылмыйча, балалар хакына дип, иргә түзеп яшәгән өчен хатын-кызга савап бармы?

–  Әйе, бар. Әгәр дә хатын-кыз балалар хакына иренең начар холкына сабыр итеп яшәсә һәм аның хакларын җиренә җиткереп үтәсә, ул бик зур әҗер-савапка һәм Аллаһның ризалыгына ирешә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә «Зүмәр» сүрәсенең 10 нчы аятендә: «Бары тик сабыр итүчеләргә генә әҗер-савап хисапсыз бирелә», – дип әйткән.

– «Никах яңарту» дигән сүз нәрсәне аңлата?

–  Әгәр дә ир кеше хатынына бер тапкыр талак әйтсә, һәм алар өч күрем үткәнче дуслашып кабат кавышмаса, өч күрем үтеп бетүгә, бу хатын-кыз иреннән аерылган булып санала. Бу очракта әлеге хатын, кирәк икән, башка иргә кияүгә чыга ала, кирәк икән, никах укытып, үз иренә кайтырга мөмкин. Өч күрем узганнан соң кабат кавышканда укыла торган никах ислам динендә «никах яңарту» дип атала.

– Хәзрәт, ислам дине кагыйдәләре буенча аерылу процедурасы бик катлаулы бит. Бу – бәлки, гаиләләрне саклап калу, парларга уйлану өчен дә бер мөмкинлектер?

– Әйе, шулай. Коръәндә талак мәсьәләсе турында иңдерелгән хөкемнәр гаиләне саклап калуга юнәлдерелгән. Мәсәлән, ни өчен хатын-кыз ире талак әйткәннән соң өч күрем узганын көтәргә тиеш? Моның хикмәтләре берничә. Беренчесе: ир белән хатын-кызга уйланырга һәм дуслашырга вакыт булсын өчен. Өч күрем узганчы, ир кеше үкенеп, хатынын кире кайтарырга мөмкин. Икенчесе: хатын-кызның балага узганмы-юкмы икәне ачыклансын өчен. Әгәр дә аның балага узганы мәгълүм булса, ире аны шул вакыт эчендә кире кайтара ала. Гаиләне саклауга юнәлтелгән талак белән бәйле тагын бер мөһим нәрсә бар. Ул да булса – талак кылынган хатынның гыйддәт вакытты (өч күрем) узганчы ире белән бер йортта яшәве. Күп мөселманнар моңа җитди карамый. Кайбер хатыннар, ире талак әйткәннән соң өч күрем узганын көтмичә, ирне ташлап, әти-әниләре янына кайтып китә яки ирләре аларны куып чыгара. Бу – гөнаһлы, хәрам гамәл. Аллаһы Тәгалә «Талак» сүрәсенең 1 нче аятендә: «Раббыгыздан куркыгыз. Талак әйткәннән соң гыйддәт вакыты (өч күрем) узмыйча, хатыннарыгызны тора торган йортларыннан куып чыгармагыз һәм алар үзләре дә йортларын ташлап чыгып китмәсен», – ди. Аллаһы Тәгалә Коръәндә бу әмерне гаиләне саклап калу өчен иңдерде. Ир белән хатын талашканнан соң бер өйдә торса, алар, гафу үтенешеп, тизрәк дуслаша ала. Әгәр дә мөселманнар Коръәндәге Аллаһ хөкемнәре белән гамәл кылып яшәсә, күп гаиләләр таркалмыйча калыр иде.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү