«Вакытында тикшертергә кирәк!» Сөрем газы белән агулану, газ шартлау очраклы артуга газчыларның җавабы шундый

Соңгы елларда сөрем газы белән агуланучылар, газ шартлау очраклары турында еш ишетергә туры килә. Җиһазларга вакытында техник хезмәт күрсәтелсә, мондый хәлләр кимрәк тә булыр иде, ди газчылар. Тик, кызганыч,  күбебез тикшерүчеләрне кертергә ашыкмый. Сәбәпләре нидә?

 Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү елына бер мәртәбә үткәрелә. «Газпром трансгаз Казан» оешмасы хезмәткәрләрен әллә каян танырга мөмкин. Оешманың баш инженер урынбасары Алмаз Ханнанов әйтүенчә, аларның хезмәткәрләре бертөрле  кием кия. Махсус таныклыклары да бар. Түшләренә оешма эмблемасы ябыштырылган, һәрберсе куар-кодлы бейджик тага. Куар-кодка телефонны якын китерү җитә – кем икәнлеге хакында бөтен мәгълүмат килеп чыга.

Алмаз Ханнанов аңлатуынча, хезмәткәрләр иң элек вентиляция, төтен юлларының тарту көчен тикшерергә тиеш.

–  Газ җиһазларының урыныннан күчү-күчмәвен, аларның төзеклеген карыйлар, – ди ул. – Барысы да кеше иминлеге өчен башкарыла. Тик менә абунәчеләр генә без киләсе көннәрне өйдә торсын иде. Газчылар техник хезмәт күрсәтәчәге турында игъланнар алдан ук язылып эленә. Әмма шуңа да карамастан, фатирларга керә алмыйча тилмерәбез. Бер барабыз, икенче тапкыр киләбез. Аннары инде Татарстанның торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәбез. Алар исә йорт хуҗаларын, безне кертмәгән өчен, административ җаваплылыкка да тарта. Кайберләрен идарәче оешма аша барыбер эзләп табабыз. Ник дигәндә, күршеләренең иминлеге дә алардан тора бит. Берничә ел элек бер хәл булды. Беренче катта газ чыгып торып, икенче катта яшәүчеләр агуланырга мөмкин. Мондый хәлләрне булдырмый калу өчен, газчыларны өйгә кертергә, җиһазларга сакчыл карарга кирәк. Газ җиһазы да тәрбиягә мохтаҗ.

Алмаз Ханнанов әйтүенчә, кешеләр күңелсез хәлләргә газ җиһазларның дөрес эшләмәве түгел, аны куллана белмәү аркасында юлыга. Кулланучылар эшләп торган газ җиһазларын караучысыз калдыра, вентиляция, төтен юлларын үзгәртеп кора, үз белдеге белән газ җиһазлары алмаштыра икән.

– Газ казаны  аша су җылытучылар (су җылыткыч куючылар) күбрәк агулана. Чөнки су җылыткычта ачык камера урнашкан. Ул бүлмәдәге бөтен һаваны үзенә суырып ала. Әгәр ул ябык камералы булса, һаваны тыштан алыр иде. Шуңа да мондый йортларда һава юллары ачык булырга тиеш. Су җылыткычның ябык камералысын алырга яки еш кына тәрәзәләрне ачып торырга киңәш итәбез, – ди ул. – Тәрәзәне ачкач, һава һәм төтен юлларында тарту көче бар икән, димәк, биредә куркыныч юк. Күп очракта тәрәзәне ачып торырга кирәк. Фатирда һава йөрергә тиеш.

Исегездә тотыгыз: «Йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларыннан файдалануның һәм аларны карап тотуның куркынычсызлыгын тәэмин итү өлешендә газ кулану кагыйдәләре»нең (РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 14 маендагы № 410 карары белән расланган) 10 нчы  пункты нигезендә, газ җиһазларын алыштыруны фәкать махсуслаштырылган оешма гына башкарырга тиеш. Ул кулланучыларга техник хезмәт күрсәтүне бары тик килешү буенча алып бара.

«Газпром трансгаз Казан» сайтында газ казаннарына, плитәләргә техник хезмәт күрсәтүче оешмаларның тулы исемлеге бар. Кирәк кеше шунда кереп, яки үзләренә якын җирдә урнашкан абунәчеләргә хезмәт күрсәтә торган бүлекчәгә килеп белешә ала. Бу оешмаларның лицензияләре бармы, хезмәткәрләре укытылганмы – барысын да тикшереп торалар.

 Төп кагыйдәләрне исегездә тотыгыз!

– Газ җиһазлары төзек булсын.

– Газ плитәсе өстендәге һава торбасының вентиляция юлы ачык булсын.
– Газ баганасын томалап куймагыз. Белгечләр аны таба алмаса, газ чыгуны туктатып булмаячак.

– Төтен юллыгының чистарту уемнары тулган яки томаланган булмасын.
– Газ плитәсе яки казан урнаштырылган бүлмәдә йокламагыз.
– Газ җиһазларын  үзегез урнаштырмагыз.

Өйдә газ исе килсә…

– Кичекмәстән газ җиһазларын сүндерегез.

– Газ краннарын ябыгыз.

– Тәрәзәләрне ачыгыз.

– Фатирдан яки йорттан бөтен кеше чыгарга тиеш.

– Электр җиһазларына кагылмагыз. Утны сүндерергә, кабызырга, телефонны зарядкага куярга ярамый. Бинада тәмәке тарта күрмәгез!

– Кесә телефоныннан 04, 104  һәм 112 номерына шалтыратып, газ хезмәтен чакыртыгыз.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе мәгълүматлары буенча ел башыннан республикада сөрем газы белән агулануның 15 очрагы теркәлгән. Ике кеше һәлак булган, 31 кеше (шуларның 17е – балалар) зыян күргән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү