Татарстанның Питрәч районы Яңа Шигали авылында әтисе һәм өч кызы һәлак булган коточкыч янгын урынында хәзер ОНД дознавательләре һәм күзәтү лабораториясе белгечләре эшли. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе җитәкчесе Максим Трущин хәбәр итте.
Янгын чыгуның сәбәпләренең ике төп версиясе эшләнә — бу мич җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. Шулай ук фаҗига урынында Тикшерү комитеты белгечләре дә эшли.
Билгеле булганча, күп балалы гаилә Казанның Мәскәү районындагы Тверская урамында язылган. 2020 елда әлеге гаилә фатирында, күпбалалы гаилә буларак, республика программасы буенча дүрт янгын сүндерү автономияле хәбәр системасы урнаштырылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat