Чиләбедә алты үсмер, чүкеч тотып, мәктәпкә бәреп кергән. Химки шәһәрендә 11 яшьлек кыз сыйныфташына пычак белән җәрәхәтләр ясаган. Мондый күңелсез хәбәрләр барыбызны да борчуга сала. Әлеге очракларны булдырмас өчен нишләргә? «ВТ» хәбәрчесе үсмерләрнең агрессия сәбәпләрен хокук белгечләре, психолог, депутатлар белән бергәләп эзләде.
Белем бар, хис юк
Телеграм-канал мәгълүматларына караганда, Чиләбедәге вакыйга үсмерләрнең ике төркеме арасындагы низагтан килеп чыккан. 9 нчы сыйныф укучылары башта урамда сугышса, соңрак тукмашу мәктәптә дәвам иткән. Һөҗүм итүчеләре дә, зыян күрүчеләре дә бу мәктәптә укымый. Башлангыч сыйныф укучылары, егетләрнең дөмбәсләшүен күреп, әти-әниләренә хәбәр иткән. Хәзерге вакытта әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара.
Химки шәһәре мәктәбендә булган хәл бөтенләй башка сыймаслык. 11 яшьлек кыз бәдрәфтә сыйныфташына пычак кадаган. Җәрәхәтләрнең саны 20дән артык. Табиблар яраланган кызның гомерен саклап калу өчен тырыша, ә хокук органнары вәхшилек кылган кызның бу адымга ни өчен баруын тикшерә.
Республика клиник психиатрия хастаханәсе каршындагы «Сердәш 129» хезмәтенең медицина психологы Людмила Невоструева 4,5 яшендә этен бәреп үтергән кыз белән эшләгән.
– Дус кызы аның эте белән урамда уйнарга яраткан. Ә бу бала шуны кабул итә алмаган. Ачудан көчекне бәреп үтергән. Моңа бит күпме көч кирәк! Бу бит йомшак уенчык, курчакның башын өзү генә түгел. Без балачакта курчакны да бик кызгана идек әле. Балалар арасында менә шундый салкынлык бар хәзер, – ди Людмила Невоструева. – Балалар бит ярсучан булып тумый. Без аларны үзебез тәрбиялибез. Әти-әниләр балаларын беркемне дә кызганмаска, кеше турында кайгыртмаска, үзен барысыннан да яхшырак итеп күрсәтергә өйрәтә. Балаларда көнчелек хисе өстенлек итә. Мин аныкы яхшырак булганга көнләшәм, диләр. Миңа кыен, ә синең кулың авыртамы, башкасымы – төкереп бирәм. Менә шундый нәрсәләр бар.
Людмила Невоструева әйтүенчә, балаларда баш миенең хис, эмоцияләр өчен җавап бирә торган уң як ярымшары үсмәгән. Без, әти-әниләр, балаларның математик, логик фикерле булуын телибез. Ул саный, күп итеп акча эшли белсен. Тик хисләренә игътибар бирмибез…
– Элек мәктәпләрдә әдәбият дәресләре җитәрлек дәрәҗәдә укытыла иде, хәзер аны кыскарттылар. Китап укыгач, балаларның башында төрле образлар туар иде. Укымагач, ул мультфильм яки кайда да булса очраган геройны искә төшерә. Мәктәптә рәсем, сызым дәресләре бетерелү дә файдага түгел, – ди психолог.
Әти-әниләр балаларының берничә тел белүе мактаныша, ди психолог. Фәнне укыйлар, отличниклар, тик хисләре юк. Балаларны аралашырга өйрәтү кирәк, ә әти-әниләр аларны өйдән ерак җибәрми.
– Бала, урамга чыгып, дуслары белән уйнасын, рәхәтләнеп кычкырсын. Кар ашасын, боз сөңгеләре суырсын. Шул вакытта алар бер-берсе белән үпкәләшеп, дуслашып, кочаклашып алырга да өлгерә. Таудан шуып, физик көчен чыгара. Ә болар бүгенге балаларда юк. Түгәрәкләргә йөрсәләр ярый да, тик балалар күбесенчә компьютер, телефонда утыра, чынбарлыктан читләшеп, виртуаль дөньяда яши. Кайберләре хәтта каен белән чыршыны да аера белми бит. Бу – балалар бакчасы программасы. Алар матурлыкны күрми, аңа соклана белми. Табигатькә бәйле реферат, өй эшләрен әти-әниләре яза. Бала түгәрәкләрдән алҗып, көч-хәл белән кайтып егыла. Артык күп түгәрәкләргә йөртү кирәкми, – ди ул.
Хокук һәм җәза
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләр җитәкчесе Диана Баһаветдинова белдергәнчә, балаларны агрессия өчен генә исәпкә кую очраклары юк. Әмма андыйлар контрольдә.
Быел Казанда 417 җәмәгать тәрбиячесе билгеләнгән. Алар арасында полиция вәкилләре, укытучылар, тренер, мәдәният хезмәткәрләре, башкалар бар. Бер белгечкә тәртибе аксаган бер бала беркетелгән. Әгәр үсмер бокс яратса, аның белән – тренер, җыр-биюгә тартылса, мәдәният өлкәсендәге белгеч эшли. Моннан тыш, Казанда имин булмаган гаиләләр, үсмерләр арасында хокук бозу очракларын булдырмау өчен, 29 муниципаль хезмәткәр билгеләнгән.
– ПДН хезмәткәрләре исәптә торучы балалар, аларның әти-әниләре белән әңгәмәләр уздыра. Шулай ук мәктәп, техникумнарга да баралар. Интернет ресурсларны тикшерәбез. Балалар психикасына зыян китерә торган куркыныч сайтлар ачыкланган очракта тиешле органга хәбәр итәбез, – диде Диана Баһаветдинова. – Дәрес калдырган, исәптә торган, хокук бозган балалар белән эшлибез. Сыйныфташлары кыерсытуның, өйдә әти-әниләр белән аңлашылмаучанлыклар яки башка очракларның сәбәпләрен ачыклыйбыз. Әгәр берәр мәгълүмат булса, ПДН хезмәткәре имин булмаган гаиләләр турында электрон мәгълүмат системасына «сигнал карта» җибәрә. Әйтик, балада берәр киселгән җир күрсә, суицид омтылышы булса… Гаиләләргә ярдәм базасы бар. ПДН хезмәткәрләре барысы да психолог түгел бит. Бу очракта медицина хезмәткәрләре, психологлар һәм башка белгечләр дә ярдәмгә кушыла. Андый балалар буенча аерым план төзелә.
Иң мөһиме – тәрбия
Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, бу проблемалар бүген генә барлыкка килмәде.
– Балаларда агрессияне бетерү буенча комплекслы рәвештә шөгыльләнергә кирәк, – ди ул. – Мәктәпләргә медицина хезмәткәрләре, психологларны кайтарырга кирәк, дип, күптән әйтеп киләбез. Алар элек бар иде. Акча аз булу сәбәпле китеп беттеләр. Дәүләт Думасында бу юнәлештә эшче төркем төзелгән, якын арада мәсьәлә хәл ителер дип уйлыйм. Әлбәттә, андый белгечләрне һәр мәктәпкә кайтарып булмый, тик зур мәктәпләргә кирәк. Мәктәптә баланың үзен ничек хис итүен белеп тору мөһим.
Депутат соңгы вакытта мәктәптә тәрбиянең икенче урынга калуын да искәртте. Укытучылар да гел БДИга әзерләү белән шөгыльләнде, ди ул. «Мәгариф турында» Россия законында тәрбия беренче урынга куелган югыйсә, аннан соң гына – уку.
– Федераль законга өстәмәләр керттек. Мәктәптә тәрбия буенча программа булырга тиеш. Сыйныф җитәкчесенең дәрәҗәсен күтәрергә тырыштык. Аларга федераль бюджеттан акча бүлеп бирәбез, тәрбия программасының булуын таләп итәбез. Мәктәпләрдә тәрбия мәсьәләсе эшләре буенча ярдәмчеләр булачак. Президент указы нигезендә балалар һәм яшьләрнең яңа оешмасын булдырдык. Бер генә бала да җәмәгать эшеннән читтә калырга тиеш түгел. Үзеңә бикләнеп яшәргә ярамый. Бездә балаларның 10–15 проценты гына актив, төрле оешмаларга йөри, – ди Илдар Гыйльметдинов.
Депутат әти-әниләрне дә бала тәрбиясе турында онытмаска чакыра. Тавышы чыкмасын дип, компьютер каршына утыртып куялар, ә анда – тоташ агрессия, ди ул.
– Балаларны интернеттан аеру буенча юлламалар кабул иттек. Әти-әниләр дә бу мәсьәләгә җаваплы карарга тиеш. Без бит һәр өйгә кереп карап йөри алмыйбыз. Кайбер контентка балаларның керү яшьләрен чикләсәк тә, интернетны яба алмыйбыз. Мәгариф министрлыгы мәктәптә телефон кулланмаска, дип тәкъдим итте, төбәкләрдә күп мәктәпләр моны рөхсәт итми. Моның өчен беркем дә судка йөрми бит. Укытучыларның укучылар белән эшли белүе дә – зур нәрсә. Үзен киләчәктә укытучы итеп күргән көчле абитуриентлар кирәк. Башка уку йортына керә алмаганга гына укытучылыкны сайлаучылар белән ерак китеп булмый. Мәктәпкә хезмәт тәрбиясе дә кайтарылачак. Бу юнәлешне закон буенча көчәйтәчәкбез.
Психолог киңәше
Людмила Невоструева, медицина психологы:
– Балаларыгыз белән йомшак мөгамәләдә булыгыз. Аларны бер-берсенә көндәш итмәгез. Башка балалар белән, хәтта үз уңышлары белән дә чагыштырмагыз. Теге юлы «3»кә укыган идең, хәзер «4ле» дигән сүз әйтмәгез. Тырышкан өчен мактагыз.
Балалар белән бергәләп ял итегез. Үзләре дә урамда уйнасын, туп типсен, тимераякта шусын. Гаиләдә олыларны, әби-бабайларны хөрмәтләү традицияләре бетеп бара. Бергәләп әби-бабайга кунакка йөрегез. Баланың хисләре турында сөйләшегез. Уку, бию, рәсем ясау баш миенең уң як ярымшарын үстерергә булыша. Аларны кочаклагыз, үбегез, тели икән, елап алсын – тыймагыз. Бала тупаска әйләнмәсен өчен, аны бары ярату гына кирәк.
Сан
2022 елда Казанда балаларына тиешле тәрбия бирмәгән 2273 (2021 елда – 2217) әти-әни һәм опекун җавапка тартылган, имин булмаган 1260 (2021 елда – 1198 ) гаилә теркәлгән, 1149 үсмер полициядә исәпкә куелган, (2021 елда – 1080).
Сәрия Мифтахова
ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat