Чаллыда Салават Фәтхетдинов ярышлары узачак

Чаллыда «Салават Кубогы-2023» ярышлары 25-26 февральдә узачак.

Исегезгә төшерәбез, «Салават Кубогы» ярышлары — Россиядә бердәнбер хәйрия автомобиль ярышлары. Ярышларда катнашучылар гадәттәгечә катнашу өчен түләнә торган взносларын Чаллы балалар йортына тапшырачаклар. Ярышлар Чаллыда ел саен халык артисты Салават Фәтхетдинов ярдәме белән уздырыла.

Быел «Салават Кубогы» ярышлары 2023 елның 25-26 февралендә узачак.

Узышчылар 1400, 1600 һәм «ирекле» классларда көч сынашачак. Россиянең якынча 40 иң көчле узышчысы катнашыр дип көтелә. Быел ярышлар өчен яңа трасса әзерләнгән. Оештыручылар аның катлаулырак һәм кызыклырак кына түгел, җанатарлар өчен дә күпкә мавыктыргыч булуын билгеләп үтә.

ЭКСКЛЮЗИВ | Салават Фәтхетдинов белән зур әңгәмә: «Мин бер нәрсәгә генә өметләнеп яшим: тарих кабатланырга ярата»

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү