Wi-Fi нокталарының куркыныч белән янавы турында кисәткәннәр

Мәгълүмати иминлек белгечләре “Известия” хәбәрчесенә җәмәгать урыннарындагы (ресторан, кунакханәләрдә һ.б.) Wi-Fi нокталарының нинди куркыныч белән янавы турында сөйләп үткән.

Белгечләр әйтүенчә, ачык челтәрләр аша мәгълүматларны урлау һәм расшифровкалау бик җиңел. Иң элек, банк логиннары һәм парольләренә кагыла бу. Җәмәгать урыннарында Wi-Fiга тоташу асылда мондый челтәрләр администраторларына үзебезнең трафик мәгълүматларын тапшыруыбызны аңлата,
Белгеч искәртеп үткәнчә, күпләребез челтәрдә теркәлергә яратмый. Ә теркәлергә кирәк, чөнки теркәлү системасы Wi-Fi ноктасының легаль, ягъни ышанычлы булуын аңлата.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү