Шаһитлар сүзләренә караганда, янгын газ җиһазының төзексез булуы аркасында килеп чыккан.
Казанның Киров районындагы Архангельская урамында урнашкан резина складында бик зур янгын чыккан. Сәбәбе – газ җиһазының төзексез булуы.
Автосервис хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, аларга “ГАЗель” килеп туктаган. Әлеге машинаның газ баллоны төзексез булу аркасында янгын чыккан. Кешеләр урамга чыгарга өлгергән. Ут бик тиз арада күршедәге резина складына капкан.
Автосервисның 7 боксында 3-4 “ГАЗель” булган. Аларның барысы да, янып, тимер өеменә әйләнеп калган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat