Миллиардерлар тагын байый: Россия олигархлары яңадан байлык туплый башлаган

 Тарихта күрелмәгән санкцияләр нәтиҗәсендә авыр хәлдә калган һәм активлары чит илләрдә бикләнгән Россия олигархлары яңадан байлык туплый башлаган. Бу хакта финанс мәгълүматлары белән сату итүче Bloomberg агентлыгы әйтә.

Ел башыннан аларның мөлкәте 16,1 миллиард долларга арткан. «Лукойл» хуҗасы Ваһит Алекперов, 2,5 миллиард доллар акча эшләп, байлыгын 17,9 миллиард долларга җиткергән. «Северсталь»ның төп акционеры Алексей Мордашов, байлыгына 1,54 миллиард доллар өстәп, 20,2 миллиард иткән. «Новатэк» җитәкчесе Леонид Михельсон, 1,12 миллиардны кушып, суммасын 12,7 миллиард долларга кадәр үстергән. Федераль хөкүмәтнең олигархлардан бюджетка 250 миллиард сум акча таләп итүе тикмәгә генә түгел, димәк. Инициативаның авторы Белоусов әфәнде олигархларга байлык бик җиңел килә, күктән ява дип саный, бюджет белән бүлешсәләр, берни дә югалтмыйлар дигән фикердә. Чынлап та, хөкүмәт алардан күтәреп булмаслыкны таләп итми, күп булса 3,5 миллиард доллар тирәсе акчаны чыгарып салырга гына куша.

Россиянең урта сыйныфының исә – үз кайгысы. Ел башыннан бирле валюта хисапларындагы акчаны саклау мәшәкатен чиктеләр. Хөкүмәт алай кыерсытмады аларны да. Ай саен 50 мең доллар акчаны тимер пәрдәнең теге ягына күчерергә рөхсәт итте. Мөмкинлек йөз процентка файдаланылган. Россиянең Үзәк банкы мәгълүматлары ватандашларның чит илләр банкларындагы акчасының 94,3 миллиард долларга җитүен күрсәтә. 2022 ел дәвамында чит илләрдәге хисапларга 63,7 миллиард доллар акча өстәлгән. Июнь аенда Үзәк банк чит илгә күчерергә рөхсәт ителгән акчаның күләмен миллион долларга ук җиткергән икән. Нәтиҗәдә өченче кварталда статистика тарихындагы иң зур сан – 1,47 триллион сум акча чит ил банкларына аккан. Россия банкларындагы валюта кертемнәре саеккан инде, билгеле. 94 миллиард доллардан 57 миллиардка гына калган.

Грузиягә алдагы ел белән чагыштырганда биш тапкыр күбрәк акча күчкән, гомуми сумма 2,06 миллиард доллар тәшкил иткән. Үткән ел 45439 россияле грузин банкларында хисап ачкан. Кыргызстанга Россиядән 2,6 миллиард доллар күчкән. Грузия һәм Кыргызстан кебек кечкенә илләр өчен бик зур суммалар бу.

Үзәк банк бары тик Россиядән күчкән акчаларны гына саный. Бик күп Россия компанияләре чит илләргә күчеп теркәлделәр, кече бизнес вәкилләренең дә байтагы шунда күчте. Аларның башка илләрдә эшләгән акчасын контрольгә алып буладырмы, анысы билгесез. Махсус хәрби операция нәтиҗәсендә илнең финанс югалтулары бик күпкә җыела әле боларны да кушкач. Элекке союздаш республикаларда россиялеләр тырышлыгы белән эчке тулай продукт ике урынлы саннар белән үсте.

                                     Рәшит Фәтхрахманов   


Фикер өстәү