Гөлнара Сабирова: «Көрәшчеләребез батыр исемен тормышта да акласын иде!»

Турнирда катнашучы егетләребез батыр исемен келәмдә генә түгел, тормышта да акласыннар иде! Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирына багышланган матбугат очрашуында газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова шулай дип теләде.

– Безнең газета өчен әлеге турнир – спорт бәйрәме генә түгел. Безнең өчен ул – рухи бәйрәм дә. Аның 60нчысы Казанда узачак. Юбилей турнирына аерым мәгънә өстәргә телибез. Бүген батырлык, ватанпәрвәрлек төшенчәләре тагын да киңрәк мәгънәгә ия. Бу турнирның рәсми ачылышында да чагылачак. Шулай ук быел сәхнәгә турнирда күп тапкырлар җиңгән ветеран көрәшчеләребез дә чыгачак. Шул рәвешле батырларыбызның дәрәҗәсен тагын да күтәрәсебез килә, – диде ул.

Газетабызның баш мөхәррире турнирның ни өчен нәкъ менә Муса Җәлил истәлегенә уздырылуын да аңлатты.

– Узган гасырның 20нче елларында Муса Җәлил “Кызыл Татарстан” (“Ватаным Татарстан”ның ул еллардагы атамасы – авт.) редакциясендә эшләгән. “Бу миңа яшьтән үк әдәбият белән кызыксыну, журналларда, газеталарда әсәрләрем басылуны дәвам итү өчен шартлар тудырды”, – дип тә яза ул соңрак. Аның ни дәрәҗәдә батыр һәм Ватанпәрвәр шәхес булуын исәпкә алып, бу турнир аның истәлегенә уза башлый. Моннан тыш тагын бер мәгънәсе бар: көрәш ул сөлге тотып көндәшеңне җиңәргә генә түгел, тормышта да батыр булырга өйрәтә. Моны раслаучы мисалларыбыз – көрәштә дә, тормышта да үз урынын тапкан шәхесләребез шактый. Турнирда катнашучы егетләребез дә батыр исемен келәмдә генә түгел, тормышта да акласын иде, – дип сөйләде Гөлнара Сабирова.

Моннан тыш ул турнирны уздыруда зур ярдәм күрсәтүчеләргә, аның төп бизәге булган көрәшчеләргә барыбыз исеменнән рәхмәтен җиткерде:

– Билгеле, 60 ел дәвамында мондый мәртәбәле бәйгене үзебез генә оештырып килә алмас идек. Идея – бер нәрсә, аны бит тормышка ашырырга да кирәк. Бу җәһәттән Татарстанның Көрәш федерациясенә, Спорт министрлыгына без бик рәхмәтле. Һәм, әлбәттә, әлеге турнирны шулкадәр зурлаулары, көрәш тарихында иң мәртәбәле турнир буларак кабул итүләре өчен көрәшчеләребезгә зур рәхмәт!


Фикер өстәү