Муса Җәлил истәлегенә уза торган көрәш турнирының 60нчысында нинди яңалыклар көтелә?

17–18 февральдә Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә газетабыз гамәлгә куйган көрәш турнирының 60 нчысы узачак. Юбилей турнирының яңалыклары да җитәрлек.

Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш турниры алдыннан матбугат вәкилләренең җыелуы матур гадәткә әйләнде. Бу юлы сөйләшүне «Муса Җәлил турниры сезнең өчен нәрсә ул?» соравыннан башладык. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов әлеге бәйгедәге җиңүен искә алды.

– Муса Җәлил турниры – көрәшчеләр дә, көрәш сөючеләр дә сагынып көтеп ала торган иң дәрәҗәле бәйгеләрнең берсе. Бу турнир инде күптән тарихка кереп калды. Һәм аның дәрәҗәсе, тарихи әһәмияте елдан-ел арта гына. Мин – 1984 елдан бирле көрәшеп йөргән егет. 1991 елда бу турнирда да җиңәргә насыйп булды. Ул минем өчен иң авыр ярышларның берсе булып хәтердә калган. Көрәшчеләрнең саны күп, барысы да бик яхшылап әзерләнгән… Электән шулай булды ул. Егетләрнең бу турнирда катнашып, Муса Җәлил кебек герой буласылары яки тарихка кереп каласылары киләдер, мөгаен, – диде ул.

Турнирның абруен тагын бер кат раслый торган санлы күрсәткечләр белән Татарстан Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров таныштырды. Быелгы ярышларда республиканың шәһәр-районнарыннан, күрше төбәкләрдән барлыгы 400ләп көрәшче, 50ләп команда катнашыр дип көтелә.

– Егетләр инде бик күптән әзерләнә. Бу турнирда күп тапкыр бил алышып, 4 тапкыр җиңү яулаган кеше буларак, шуны әйтәсем килә: монда батыр калу бик авыр. Элек тә шулай иде, хәзер дә. Көрәшчеләр өчен дә, җәмәгатьчелек өчен дә иң дәрәҗәле турнир ул! Көндәшлек һәрвакыт кискен булды. Быел да кимен куймабыз дип өметләнәм, – диде Марсель әфәнде.

Муса Җәлил турнирында 7 мәртәбә җиңү яулаган Ренас Кәлимуллин чарага бәяне яңа буын көрәшчеләр исеменнән бирде.

– Без – көрәшчеләр өчен бик дәрәҗәле ярыш ул. Көрәштәге титулларны санаганда да, иң беренче итеп Җәлил турнирын атыйбыз бит. Шәхсән үзем бу ярышларда быел 10 нчы мәртәбә катнашам. Быел да сынатмаска иде инде, – диде ул.

 

Журналистларның, турнирны 12 мәртәбә откан Айрат Гыйлаевны куып тотып, узарга ниятлисеңме, дигән сорауга ул:

– Көрәшчеләр арасында гомуми рейтинг та бар. Анда беренче урынга чыксам, бик канәгать булыр идем, – дип җавап бирде.

Тормышта да батыр булыйк!

Батырлык һәм ватанпәрвәрлек төшенчәләренең мәгънәсе тагын да тирәнәйгән чорда мондый ярышларның әһәмияте бермә-бер арта. Безнең редакция өчен әлеге турнир – спорт бәйрәме генә түгел. «Ватаным Татарстанның»ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова әнә шуңа басым ясады.

– Безнең өчен ул – рухи бәйрәм дә. Аның 60 нчысы Казанда узачак. Юбилей турнирына аерым мәгънә өстәргә телибез. Бүген батырлык, ватанпәрвәрлек төшенчәләре тагын да киңрәк мәгънәгә ия. Бу турнирның рәсми ачылышында да чагылачак. Шулай ук быел сәхнәгә турнирда күп тапкыр җиңгән ветеран көрәшчеләребез дә чыгачак. Шул рәвешле батырларыбызның дәрәҗәсен тагын да күтәрәсебез килә, – диде ул.

Газетабызның баш мөхәррире турнирның ни өчен нәкъ менә Муса Җәлил истәлегенә уздырылуын да аңлатты.

– Узган гасырның 20 нче елларында Муса Җәлил «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан»ның ул еллардагы атамасы. – Авт.) редакциясендә эшләгән. «Бу миңа яшьтән үк әдәбият белән кызыксыну, журналларда, газеталарда әсәрләрем басылуны дәвам итү өчен шартлар тудырды», – дип тә яза ул соңрак. Аның ни дәрәҗәдә батыр һәм ватанпәрвәр шәхес булуын исәпкә алып, бу турнир аның истәлегенә уза башлый. Моннан тыш тагын бер мәгънәсе бар: көрәш ул сөлге тотып көндәшеңне җиңәргә генә түгел, тормышта да батыр булырга өйрәтә. Моны раслаучы мисалларыбыз – көрәштә дә, тормышта да үз урынын тапкан шәхесләребез шактый. Турнирда катнашучы егетләребез дә батыр исемен келәмдә генә түгел, тормышта да акласын иде, – дип сөйләде Гөлнара Сабирова.

Моннан тыш ул турнирны уздыруда зур ярдәм күрсәтүчеләргә, аның төп бизәге булган көрәшчеләргә барыбыз исеменнән рәхмәтен җиткерде:

– Билгеле, 60 ел дәвамында мондый мәртәбәле бәйгене үзебез генә оештырып килә алмас идек. Идея – бер нәрсә, аны бит тормышка ашырырга да кирәк. Бу җәһәттән Татарстанның Көрәш федерациясенә, Спорт министрлыгына без бик рәхмәтле. Һәм, әлбәттә, әлеге турнирны шулкадәр зурлаулары, көрәш тарихында иң мәртәбәле турнир буларак кабул итүләре өчен көрәшчеләребезгә зур рәхмәт!

Быелгы үзгәрешләр

Әйткәнебезчә, быел турнир 60 нчы мәртәбә узачак. Юбилей ярышларының яңалыклары да бар. Беренчедән, быелгы турнирда җиңгән көрәшчеләр Россия беренчелегендә бил алышу мөмкинлегенә ия булачак. Икенчедән, соңгы елларда турнирда батырлар 10 категориядә ачыкланса, быел алар 11 булачак. Авырлыгы 115 килодан артмаган егетләр аерым категориядә бил алышачак.

– 100 килодан арткан көрәшчеләребез артып китте. Тәрбия яхшы булгач, хатыннары тәмле ашаткач, авырлык җыялар инде (көлә). 100 белән 130 кило арасында аерма шактый бит. Бу аерманы бераз булса да киметү өчен уртача авырлык өстәдек, – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Батырларга каралган бүләкләргә килгәндә, беренче урында калган батырга – 50 мең, икенче урын өчен – 40 мең, ике өченче урынга 30ар мең сум күләмендә акча бирәчәкләр. Узган елның матур традициясен дәвам итеп, финал ярышында иң яхшы көрәш алымнары күрсәткән егеткә легендар көрәшче, Муса Җәлил турнирында 9 мәртәбә җиңү  яулаган Ильяс Галимов исемендәге махсус премия тапшырылачак. Аның күләме – 30 мең сум. Сүз уңаеннан, узган ел бу премиягә Әлмәт көрәшчесе Рамил Синәкәев лаек дип табылган иде.

Йөзең кыек булганга…

Журналистлар белән очрашуда көрәш дөньясында мәңгелек сорауга әверелеп баручы хөкемдарлык мәсьәләсе дә күтәрелде. Аерым алганда, аларның хөкем итүенә ризасызлык белдергән көрәшчеләр тәнкыйтьләнде. Шөкер, гаепне читтән эзләп азапланмаучы егетләр дә бар.

– Үземә дә хөкемдар булырга насыйп булды. Бер дә җиңел эш түгел ул. Беренче тренерым – бабам: «Көндәшеңнән бер баш өстен булсаң, бернинди хөкемдар да «кысып» чыгара алмачак», – дияргә ярата иде. Шуңа да мин келәмгә чыккач, тиз генә һәм матур итеп җиңәргә тырышам, – диде бу мәсьәләгә карата Ренас Кәлимуллин.

Бик күп тапкыр куертылган әлеге мәсьәләне бу урында Марсель Таһиров сүзләре белән тәмамларга рөхсәт итегез. Келәмгә чыккан кеше көрәшергә тиеш, егетләр! Герой бәйгесендә батырлардан шуны көтәбез!

Лилия Гыймазова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Турнирда катнашучы егетләребез батыр исемен келәмдә генә түгел, тормышта да акласыннар иде! Муса Җәлил истәлегенә «ВТ» гамәлгә куйган көрәш турнирына багышланган матбугат очрашуында газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова шулай дип теләде.

 

Татар исемен, милләтлене батыр татар исемен, милләтен акласын.аның горурлыгын күрсәтсен дип. .

 

 

Муса Җәлил турнирында иң матур алым күрсәткән көрәшчегә Ильяс Галимов премиясе биреләчәк

 

17–18 февральдә Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә газетабыз гамәлгә куйган көрәш турнирының 60нчысы узачак. Финалда иң матур алым күрсәткән батырга өстәмә 30 мең сум күләмендә премия биреләчәк.

 

Әлеге бүләк танылган көрәшче, Муса Җәлил турнирында 9 мәртәбә җиңү  яулаган Ильяс Галимов истәлегенә тапшырыла.

 


Фикер өстәү