Татарстанда яшәүчеләрне конкурста катнашырга чакыралар

“Мы за Великую державу” Бөтенроссия музыкаль проекты кысасында, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, “Есть такая профессия — Родину защищать!” дигән Бөтенроссия онлайн-бәйгесе үткәрелә.

Конкурс, инде әйткәнебезчә, һәр ел саен 23 февральдә билгеләп үтелә торган “Ватанны саклаучылар көне” яки “Хәрби дан көне” дәүләт бәйрәменә багышлана.
Гаризаларны 28 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.
Конкурс сайты: https://soyuz-kultura.com/.
Гаризаны, чыгышыгызның видеоязмасы белән бергә, электрон почтага (aragorn-studio@mail.ru) юлларга мөмкин.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү