Казанда укучы кыз белән тәмәке тарткан өчен мәктәптән җибәрелгән укытучыны кире эшкә алудан баш тартканнар

Ата-аналар бу мәсьәлә буенча профильле министрлыкка мөрәҗәгать итәргә ниятли.

Мәктәп укучысы белән тәмәке тарткан өчен эшеннән алынган башлангыч сыйныф укытучысын кире эшкә алудан баш тартканнар. Бу хакта аның элекке укучыларының әти-әниләре “КП-Казань” хәбәрчесенә сөйләгән.
– Безгә аны бернигә карамастан кире кайтармаячакларын әйттеләр. Әллә кайларга шикаятьләр язсагыз да барыбер кире алмыйбыз, диделәр, – дигән бер укучының әнисе.
Шул ук вакытта ата-аналар бирешмәскә, укытучыны барыбер мәктәпкә кире кайтарырга ниятли.
– Һәрбер ата-анадан имзалар җыйдык. Министрлыкка мөрәҗәгать итәргә җыенабыз”, – дип аңлаткан бер ханым.
“КП-Казань” хәбәрчесе, эшеннән җибәрелгән укытучыга бәйле вазгыятькә ачыклык кертүне сорап, Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Әмма анда бу җәһәттән аңлатма бирүдән кискен төстә баш тартканнар.
Укытучы кыз хәзер укуын дәвам итә. Сессия чоры. Янә үз белгечлеге буенча эш табуга өметләнә ул. Балаларны укыту – аның тормыш мәгънәсе чөнки.
– Миңа хәзер шушы хәлләрдән соң үзенә алырга әзер булган мәктәпне табарга кирәк, – дигән укытучы хәбәрчегә.
Исегезгә төшерәбез: Казан мәктәбе директорына башлангыч сыйныф укытучысының өлкән сыйныфта укучы бер кыз белән тәмәке тартуы сурәтләнгән видео күрсәткәннәр. Шуннан соң, тикшерү үткәрелеп, педагогны эшеннән җибәргәннәр. Элекке укучыларының ата-аналары укытучыны мәктәпкә кире кайтаруны таләп иткәннәр.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү