Дәүләт Советының кырык беренче утырышы 22 февральдә узачак

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык беренче утырышы 22 февральдә үткәреләчәк. Татарстан парламентының Президиум утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 23 мәсьәләне, шул исәптән 10 республика законы проектын, 4 федераль закон проектын һәм Чиләбе өлкәсенең закон инициативасын карап тикшерергә ниятли.

Кырык беренче утырышта шулай ук Татарстан буенча эчке эшләр министры полициянең узган елдагы эшчәнлеге турында хисап тотачак. Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2022 елдагы эшчәнлеге турында чыгышы һәм 2021–2030 елларга Казан (Идел буе) федераль университетын үстерү программасын тормышка ашыру турында хисаплары да тыңланачак. “Хөкүмәт сәгате” кысасында исә Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин республикада Цифрлаштыру елын үткәрү турында сөйләячәк.

Утырышның көн тәртибенә Дәүләт Советының балалар оешмаларында педагогик эшчәнлек алып баручыларга вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы биргән вазыйфалар һәм учреждениеләр исемлегенә үзгәрешләр кертү турында Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгате кертелгән. Дәүләт Советы депутатлары вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия педагоглар исемлеген киңәйтергә: аңа мәктәп директорларының тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча киңәшчеләрен өстәргә, балалар бакчаларында туган телләргә, чит телләргә өйрәтүче тәрбиячеләргә дә шундый хокук бирергә тәкъдим итә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү