Ашказаны-эчәк җәрәхәтләрен дәвалау өчен кулланыла торган чит ил даруы составында агу табылган

Росздравнадзор ашказаны-эчәк җәрәхәтләрен дәвалый торган“Ранитидин” препаратын әйләнештән алу турында белдергән. Бу хакта ТАСС, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко имзалаган хатка таянып, хәбәр итә.

Сентябрь аенда Испаниянең даруларны контрольдә тоту агентлыгы, агулы катнашмадан торуы ачыкланганнан соң, “Ранитидин”лы препаратларны сатудан алуны таләп иткән. Халык арасында киң таралган препаратта бавырны зарарлаучы агу – N-нитрозодиметиламин тапканнар.

Нәтиҗәдә Европаның медицина продукциясе сыйфаты буенча директораты Һиндстан җитештерүчесенең “Ранитидина гидрохлорид” субстанциясенә сертификатын туктатып торган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү