Муса Җәлилнең кызы Люция ханым: «Әти әнигә 9 тапкыр тәкъдим ясаган» (ЭКСКЛЮЗИВ)

Бу җәһәттән матбугат чараларында күптән инде шагыйрь тормышының төрле мизгелләрен яктырткан язмалар күренә башлады. Яңалыклар да ачыла, фикер төрлелеге дә бар. Бер төркем татар журналистлары – газета-журналларның баш мөхәррирләре, Санкт-Петербургка барып, Муса Җәлилнең кызы Люция ханым белән дә очрашып кайтты. Алар арасында «Безнең мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Лерон да бар. Без аның белән Төньяк башкаладагы хәлләр, аерым алганда, Люция ханым белән ничек күрешүләре хакында сөйләшеп алдык.

– Ләбиб әфәнде, Санкт-Петербургка нинди җилләр ташлады? Ниләр күрергә бардыгыз?

– Без мондый форматтагы сәяхәтләрне җанисәп алу уңаеннан милләттәшләребез белән очрашырга, аңлату эшләре алып барырга дип башлаган идек. Башта Татарстан районнарында йөреп чыктык. Аннан ераккарак киттек. Башкортстанның татарлар яши торган төбәкләрен әйләнеп чыктык. Әстерханга, Оренбургка бардык. Йөри торгач, тагын бер максат барлыкка килде: ул да булса, татарның күз уңыннан төшеп кала язган күренекле кешеләрен барлау. Халык саны алу кампаниясе тәмамлануга карамастан, бу юнәлештә дә эшебезне дәвам итәбез. Киләсенә бүгеннән үк әзерләнергә, берләшергә, татар кимеде дигән хатаны төзәтергә кирәк. Йөргән саен, бу эшнең дөрес алып барылмавы ачыклана төшә. Күп җирдә татарларның ишеген шакучы да булмаган. Мәскәүдә дә булдык. Муса Җәлилнең кызы Чулпан апа белән да күрештек. Ул да, килүче, сорашучы булмады, диде.

Ләбиб Лерон Люция Җәлилова белән, 2023 ел, гыйнвар

– Муса Җәлилнең Санкт-Петербургта яшәүче кызы – Люция ханым белән дә очрашкансыз икән.

– Әйе, без ул хакта алдан ук уйланган идек. Җәлилнең өч баласы булганлыгы һәркемгә диярлек мәгълүм бит инде. Бу хакта матбугат чараларында да шактый басылып чыкты. Хәтерегездә булса, заманында язучы Нәбирә Гыйматдинова «Идел» журналында шагыйрьнең улы Альберт, кызы Люция турында да шактый кызыклы язмалар биргән иде. Оренбургка барганда, без Муса Җәлилнең туган авылы Мостафа авылына кердек. «Нишләп сезнең музейда Җәлилнең балалары турында мәгълүмат юк, татар исемнәрен халыкка кайтарырга кирәк бит инде», – дип бик аптырадык. Җәлилнең туганы – Камал театры артисты Хәлил Әбҗәлиловны да искә төшердек. Аңа багышланган экспонатлар да күренми. Дөрес, заманында теге яки бу сәбәпләр белән Люция ханымны да, улы Альберт абыйны да халык хозурына чыгарырга тырышмадылар. Әмма ул киртәләр җимерелде бит инде. Шуны аңлатырга тырыштык. Нәкъ менә шул чакта, Санкт-Петербургка барып чыксак, Люция апа белән очрашырбыз, дип тәгаенләп куйдык.

–  Сөйләшү ни хакында барды?

– Люция ханым башта 1955 елда әтисе акланган мизгелләрне искә төшерде. «Мин фортепианода уйнап утыра идем. Гөлшат апа Зәйнашева килеп керде. Синең әтиеңне аклаганнар, ул хыянәтче булмаган икән, диде. Мин тордым да, мин әтиемнең хыянәтче түгеллеген сизә идем, дидем. Шуннан соң мине Язучылар берлегенә чакырып алдылар. Трибунага чакырып сөйләттеләр», – диде. Белгәнебезчә, Муса Җәлилгә Ленин премиясе бирелә. Менә шул вакытта варислык мәсьәләләре калкып чыга. Берсен дә читтә калдырмыйлар. Акчаны дүрт кешегә – хатыны Әминә апага, балалары Чулпанга, Люциягә, Альбертка бүлеп бирәләр. Мәгълүм булганча, 1957 елда Мәскәүгә Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н тапшырган Андре Тиммермансны чакыралар. Люция ханым ул вакытта Мәскәүдә укый торган була. Кунак белән күрешә. Андре Тиммерманс аңа: «Син  әтиеңә нык охшагансың икән. Мусаны күргән кебек булдым», – ди.

– Чыннан да шулаймы?

– Әйе, Люция апа кара чәчле, кара күзле, түгәрәк йөзле. Андре Тиммерманс аны бик ошатып кала. Әмма, ни кызганыч, башка күрешә алмыйлар. Ул Люция ханымга соңрак хат кына яза. Ул хаты әле дә саклана. Без дә укыдык.

Зәкия Садыйкова

– Люция ханым әнисе Зәкия апа турында ниләр сөйләде?

– Зәкия Садыйкова Донбасс якларында туып-үскән. Шигырьләр язган. Менә шул иҗатка омтылыш кавыштыра да инде аны Муса белән. Зәкия шагыйрьгә, укып карарга дип, шигырьләрен җибәрә. Җәлил аларны ошата. Ике арада иҗат дуслыгы башлана. Соңрак фотосын соратып ала да гашыйк була. Люция апа әйтүенчә, Муса аның әнисенә тугыз тапкыр тәкъдим ясый. Башта Зәкия апа кире кага, бик тугърылыклы булмас дип тә уйлана, күрәсең. Соңрак исә әбисе никах укуны оештыра. Шул вакытларда Мусага Мәскәүгә китәргә туры килә. Зәкияне дә үзе белән чакыра. Әмма ул, башта үзең урнаш әле дип, китмичә тора. Күпмедер вакыт үткәч, Җәлил Әминә белән танышып өлгерә. Зәкиягә: «Синең Мусаң башкалар белән», – дип ирештерәләр. Горур хатын булган, күрәсең. Шул сүз җитә кала, Люциягә көмәнле булса да, араны өзә, артистлар белән Ташкентка китеп бара. Муса аның мондый хәлдә икәнлеген белмәгәндер дип уйлыйм. Бала Үзбәкстанда дөньяга килә. Кызына 4 ай 5 көн дигәндә Зәкия апа – Казанга, Яңа бистәдәге әти-әнисе янына кайта. Җәлил, баласы барлыгын ишетә, күрәсең, тиз арада килеп җитә. Әбисе сөйләвенчә, бик яратып, баланың борынын кысып тота. Әмма ул Әминә ханым белән тормыш корып өлгергән була инде. Соңрак Зәкия апа да кияүгә чыга. Ире бик көнләшә, Люция апаны да кыерсыта. Зәкияне шигырь язудан да туктата, төн утырып язган шигырьләрен мичкә яга. Казанда опера театры ачылгач, Муса Җәлилне әдәбият бүлеге мөдире итеп Казанга күчерәләр. Ул Зәкиягә: «Кызымны миңа бир. Сеңлем Хәдичә карашыр. Аны кыерсытмасыннар иде», – дип өзгәләнә. Шул сүзләрне әйткәндә, Мусаның күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште, дип искә ала торган була әнисе. Тик ана үзенең баласын биреп җибәрә алмый инде. Мәгълүм хәлләрдән соң Зәкия апаның тормышы тагын да авырая. Ире башта: «Сатлыкҗан баласын ашатып ятам», – дип битәрли. Җәлилгә Герой исеме бирелгәч, Люциягә булган игътибардан көнләшә башлый.

Тимермансның Люциягә хаты

– Люция апаның тормыш юлы ниндирәк юнәлеш алган?

– Ул Казанда үсә. Мәктәптә укыган вакытта ук фортепианога тартыла, музыка мәктәбендә укый.  Әтисе дә, минем кызымны музыкага өйрәт, дип әйткәндер дип уйлый. Муса үзе дә бик шәп уйный торган була бит. Люция апа башта музыка училищесында, аннан Бөтенсоюз кинематография институтында белем ала. Күренекле композиторлар Мирсәет Яруллин, Фасил Әхмәтов, Ринат Еникиев белән якыннан таныш була. Алар өчесе дә «Люция» дигән җыр язалар. Кем белә, бәлки, гашыйк булып йөргәннәрдер. Җырларга килгәндә, Муса Җәлил сүзләренә Җәүдәт Фәйзи дә берничә көй язган. Шул исәптән, «Кызыма» дигән җырны да. Баксаң, алар Оренбургта чагында бер урамда яшәгәннәр икән. Люция апа бу җырны үзенә багышлангандыр дип тә уйлый. Яңа Бистәдәге йортның чормасында Муса Җәлилнең әнисенә язылган 15ләп хаты да сакланып кала. Люция апа безгә аларның берсен генә күрсәтте. Игътибар булмауга карамастан, ул әтисе турында истәлекләр җыюдан туктамый. Бу 24 катлы йортның 16 нчы катында урнашкан фатирына кергәч тә сизелә. Бик чиста, саф өй. Китап киштәсендә әтисенең бик күп китаплары урын алган. Муса Җәлилгә булган хөрмәт күренеп тора. Без килгән төшкә махсус әзерләнгәндер дип уйламыйм. Очрашудан бик канәгать калды. Рәхәтләнеп сөйләштем, диде. Рәхмәтләрен җиткерде. Мин үзем дә аңа әтисе турында язмалар басылган журналлар бүләк иттем.

Зәкия кызы Люция белән

Люция ханым 1981–2002 елларда  Казан мәдәният институтында укыта. Санкт-Петербургта режиссерлык эшен ташламый. Кызы Лилиан да кинофильмнарда уйный, укыта, татарча белә, сөйләшә. Ире Гурам Наврозашвили Казанда театр рәссамы булып эшли.

Люция ханым Казанга «Моабит дәфтәрләре»нең ничек кайтуы турында документаль фильм төшерергә хыялланган. Төрле сәбәпләр белән барып чыкмаган. Икесенең дә Муса Җәлилнең туган авылы Мостафага кайтып, күреп киләселәре килә. Быел бергәләп барып килербез, дип вәгъдә иттек. Бик шатланышып, көтеп калдылар. Шагыйрьнең оныгы Лилиан да бабасы турында кино төшерергә тели. Кем белә, бәлки, бу зур эшнең башы шушы Мостафа авылына кайтып китү булыр. Берочтан Оренбург шәһәрен дә күрсәтербез дип торабыз. Муса Җәлил анда шактый яшәгән, аңа  бәйле урыннар бик күп.

Люция Җәлил туганы Альберт белән

– Муса Җәлилнең балалары үзара аралашып яшиме?

– Люция апа, Чулпан белән мөнәсәбәтләребез әйбәт, диде. Ә Альберт абый белән алар бик аралашып, дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәгәннәр. Гаилә альбомында бергә төшкән фотолары да саклана.

– Университетта укыганда, төркемдәш егетләр хәрби әзерлек дәресләренә йөри һәм, безне Муса Җәлилнең улы укыта, дип мактанышалар иде. Без бит бер чорда укыдык. Сез дә беләсездер?

– Әйе. Альберт абый да Муса Җәлилгә бик охшаган иде. Сөйләгәннәре дә хәтердә калган. Ул кечкенәдән очучы булырга хыяллана. Тик, сәламәтлеге какшап китеп, күккә күтәрелә алмый. Саратовта хәрби училищены тәмамлагач, 12 ел  Германиядә хезмәт итә. Альбертның әнисе Рауза ханым Хисмәтуллина Камал театры актрисасы булган. Альберт абый туганнан соң ул, икенче кешегә кияүгә чыгып, Украинага китә. Биш елдан соң Ижаудагы туганнары янына кайталар. Күңелдә бер үкенеч бар инде. Ничә еллар очрашып йөреп, тормышы турында тәфсилләбрәк сорашмаганбыз. Бәлки, күп нәрсәләр турында белгәндер ул.

Муса Җәлилнең Зәкия Садыйковага язган хаты

– Әле менә «Безнең мирас» журналының соңгы санын карап утырам. Татарстан телевидениесенең элеккеге дикторы Рөстәм Нәбиуллин яңа экспонат – Муса Җәлилнең култамгалы «Алтынчәч» китабын китергән икән. Ул еллардагы хроникадан кадрларны туктатып төшергән сурәтләрен дә тапкан. Тагын ниләр эшләргә, ниләр табарга хыялланасыз?

– Альберт абыйның кабер ташы кыйшайган. Башта шуны төзәтеп кайтырга исәп. Зәкия апаның шигырьләрен табып булмасмы дип уйлыйбыз. Муса Җәлил уңай бәя биргәч, алар тәгаен  яхшы булырга тиеш бит инде. Таба калсак, журналда укучыларыбызга да тәкъдим итәр идек.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү