Үзәк банк СБП аша комиссиясез акча күчерү лимитын үзгәртәчәк

Россия Үзәк банкы тиз түләүләр системасында (СБП) бушлай акча күчерү лимитын үзгәртергә ниятли. Бу хакта банк рәисенең беренче урынбасары Ольга Скоробогатова “РИА Новости” хәбәрчесенә белдергән.

Аның әйтүенчә, лимитны арттыру турында тәкъдимнәр алынган. Шуңа күрә Үзәк банк бу мәсьәләгә җитди төстә алынырга ниятли.

Без моңа уңай карыйбыз һәм мәсьәләне озакка сузмыйча хәл итәргә уйлыйбыз”, – дигән Скоробогатова.
Бүгенгә СБП аша үзара акча күчерү лимиты аена 100 мең сум тәшкил итә. Моннан күбрәк акча күчерелгән очракта, комиссия күчерелгән сумманың 0,5%ын (әмма бер тапкыр акча күчергән өчен 1,5 мең сумнан артык түгел) тәшкил итә.


Фикер өстәү