«Кырык дүртнең май аенда» фильмына кастинг дәвам итә

13-14 февральдә «Татаркино»да Татарстанның халык язучысы Нурихан​ Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастинг узды. Оештыручылар кинотасмага актерлар сайлауны дәвам итәргә булган. Өстәмә көн 20 февральгә билгеләнгән.

Фильмның режиссеры Александр Далматов: «Кастингның беренче көннәре уңышлы узды, шактый кеше килде. Иң сөендергәне – балаларның күп булуы. Бүгенге көндә Камиләттәй, Сәлим рольләрен башкарырга претендентлар бар.​ Әлегәчә төп героиня Хәмдияне роленә актриса сайланмады. Өстәмә көн билгеләвебезне сорап төрле театр актерлары шалтыратты. Иҗат төркеме белән актерлар сайлауны дәвам итәргә булдык», — дип белдерде.

Кастингка килүчеләрнең татарча сөйләшүе төп шарт булып тора. Фильмның иҗат төркеме Хәмдия, Сәлим, Азат рольләренә яшь актерлар һәм Әлтәф образына 10-13 яшьлек чандыр гәүдәле малайлар эзли. Героиняның әнисе Камиләттәй роленә 50-60 яшьлек төз буйлы актриса кирәк.

Актерларны фильмның режиссеры Александр Далматов, картинаның директоры, К.Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, Нурихан ​ Фәттахның хатыны, Татарстанның атказанган табибы Руфина Фәттахова, «Татаркино» учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова сайлаячак.​

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү