Гөлназ Сәфәрова: Күңелгә авыр. Бик авыр…

Гөлназ Сәфәрова «Кеше приюты»нда мохтаҗлар янында булган һәм аларны ризык белән тәэмин итүдә ярдәм иткән.

«Бүген авыр көн булды. Күңелгә авыр. Катлаулы хәлдә калган кешеләрнең моңсу күзләренә карау – бик авыр.

Кайсысы – бик олы һәм авыру, көчкә генә йөри, акчалары җитми, инвалидлар да бар. Начар ишетәләр, начар күрәләр, араларында йортсыз калганнар да бар. Адәм балалары…

Ашарга бүлгәндә, тормышлары турында сораштырырга тырыштым, кайсы яклардан, кем белән ничек яшәүләрен дә сөйләүчеләр булды, кайберләре дәшмичә, уңайсызланып, карашларын аска төшерә. Һәркайсы «рәхмәт-рәхмәт» дип кабатлый.

Авыр хәлдә калган мохтаҗларга һәркем ярдәм кулы суза ала. Алыгыз тәмле ризыклар….

Казан шәһәре, Борхан Шахиди урамы, 26 с1 адресы буенча сәгать көндезге 10да мохтаҗларны бушлай ашата башлыйлар. Шулай ук киемнәр дә кабул итәләр», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

/Интертат


Гөлназ Сәфәрова: Күңелгә авыр. Бик авыр…” язмасына фикерләр

  1. Исләре киткән икән инде, Сәфәрова нихаять тирә ягына карый башлаган! Нигә шундый тәртип кертмәскә, һәркөнне татарстанда яшәүче бер байга ярлы, хәерче, ятимнәрне ашатырга, дигән.!!! Башны түбән төшерсәң, күренә икән бит ул ярлылар!

Җавап Отменить ответ