Нәниләр «Оскар»ы. «Балалар премиясе» лауреатлары билгеле

Кызыл келәм, затлы сыннар, популяр җырчылар һәм нәни артистлар. Казанда ТМТВның «Балалар премиясе»н тапшыру тантанасы әнә шулай купшы узды. Ул тагын нәрсәләр белән шаккатырды? 4 сәгатькә якын барган тамашаны без дә карап кайттык.

Өченче тапкыр үткәрелә торган «Балалар премиясе» күп кенә нәни йолдызчыкларны кабызырга өлгерде. Бу гади концерт кына түгел. Ул – яшь талантлар арасында уздырылучы беренче музыкаль-телевизион премия, иң-иңнәрне бүләкләү тантанасы. Биредә 16 яшькә кадәр җырчылар, инструменталь, хореографик коллективлар бүләкләнә. Алар – атна саен «ТMTV» телеканалында бара торган «Балалы солянка» тапшыруы җиңүчеләре. Татар җырларын, биюләрен, уен коралларында татар халык көйләрен башкарган балалар лауреат булыр өчен көч сынашкан. Нәни йолдызларның күбесе, әле яшь булуларына карамастан, зур сәхнәләрдә чыгыш ясап чыныккан, халыкара, Россия, Татарстан күләмендә узган бәйгеләр лауреатлары, гүзәллек һәм спорт конкурсларында җиңү яулаган егетләр-кызлар.

Тантананың үзенә күчик. Монда балаларга үзләрен чын йолдыз кебек хис итәр өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Лауреатлар сәхнәгә әти-әниләре, вокал укытучылары, остазлары белән кызыл келәмнән узды, кыйммәтле статуэтка, диплом белән бүләкләнде, ә аннан соң танылган җырчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясады.

ТМТВ телеканалы директоры Лилия Кадыйрова проектның туган телдә булуы балалар өчен әһәмиятле дип саный.

– Балаларны татар телен буыннан буынга тапшыручы, татар җырын, телне популярлаштыручы итеп күрәсебез килә. Әти-әниләргә, әби-бабайлар, остазларга аерым рәхмәт. Чөнки туган телгә, үзебезнең татар җырына мәхәббәтне алар тәрбияли, – диде ул.

«Балалар премиясе» лауреатлары: Наилә Славина

Ләйлә Таишева

Аслан Миргаязов

«Казан» бию ансамбле

Айсэль

Азалия Гыйләҗева

Амелия Фәтхиева

Әминә Сабирова

Әминә һәм Мәдинә Рәсуловалар

Ясминә Гарипова

Алия Төхвәтуллина

«Тодес» бию ансамбле

Милина Хәйруллина

Зилә Шабаева

«Little Stars» төркеме

Самир Гобәйдуллин

Раяна Мэйджик

Айза Галиева

«Балалар премиясе»н, елдагыча, Рамил Шәрәпов алып барды. Аның ярдәмчеләре Наилә Славина, Аслан Миргаязов һәм Ләйлә Таишева иде. Нәни йолдызлар Аслан Миргаязов белән Ләйлә Таишева тандемы күпләрнең күңеленә хуш килгәндер. Матур итеп җырлаулары белән генә түгел, ә үткен телле, юмор хисле алып баручы буларак та сокландырды алар. Наилә Славина – Эльмира Кәлимуллина, Самир Гобәйдуллин – Ришат Фазлыйәхмәтов, Алия Төхвәтуллина – Азат Фазлыев, Зилә Шабаева – Эльмир Низамов, Айза – Айдар Галимов дуэтлары аеруча истә калырлык булды.

Кызыл келәмнән кызы Айза белән үткән Люция Галиева балаларга борчыла торган конкурслар гына түгел, мондый бәйрәмнәр дә кирәк дигән фикердә:

– Бу бәйрәмне ел саен көтеп алабыз. Айза беренче елда үзе генә җырлаган иде, җырчылар белән чыгыш ясаячагын белгәч, булдыра алырмын микән, дип борчылды. Узган ел Рифат Зарипов белән җырлады. Быел Айдар Галимов белән чыгыш ясау бәхете елмайды. Без әле дә шок хәлендә, моны көтмәгән идек. Айдар абыйсы белән җырлау Айзаның хыялы иде. Аларның типажлары да бер-берсенә туры килә. Икесе дә тыныч, сәхнәдә елмаеп торалар. Айдар абый балада өмет уята белә. Без аңа бик рәхмәтле. Монда очраклы балалар эләкми, һәрберсе талантлы. Алар арасында бернинди көндәшлек юк, бер-берсе өчен сөенәләр, – диде ул.

Музыкаль премиянең тагын бер үзенчәлеге: җырчылар талантлы яшь башкаручылар белән генә түгел, үзләренең балалары белән дә чыгыш ясый. Мондый самими чыгышлар тамашачы күңелендә аеруча истә калгандыр. Җырчы гаиләләре үзенчәлекле чыгышлар әзерләп, балаларының да төрле талантларын күрсәттеләр. Әйтик, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова малайлары өчесе өч төрле уен коралында уйнап, тамашачыны таң калдырды. «Балалар премиясе» сәхнәсендә шулай ук кызы Таңсылу белән Ләйсән Гыймаева, әтисе Фәрит Таишев белән Ләйлә Таишева, уллары белән Рената Тэй, Эльвира Хамматова, кызы Диана белән Илнат Фәрхуллин, әнисе белән Чулпан Йосыпова, гаиләләре белән Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар чыгыш ясады.

Ләйсән Сафина


Нәниләр «Оскар»ы. «Балалар премиясе» лауреатлары билгеле” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ