Узган җәйдә “Сәләт” аланнарында 18 меңләп кеше ял иткән

Бу хакта “Сәләтле җәй-2023” җәйге кампаниясенә багышланган матбугат очрашуында “Сәләт” яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова хәбәр итте.

– Узган елның җәендә Татарстанның төрле районнарында, шулай ук Чувашия, Башкорстан һәм Кырымда барлыгы 25 алан эшләде һәм аларда 18 меңләп кеше ял итте, – диде ул.

Быел “Сәләт” 30нчы сезонын башлый.

– 30нчы сезонда 30 аланыбыз эшләячәк. Әйдаманнарыбызны октябрь аеннан ук әзерли башладык. Хәзерге вакытта да эшләре тыгыз, – диде “Сәләтле җәй” үзәге җитәкчесе Аяз Ханафин. – Киләсе җәйдә дә алан һәм форумнарда 18 меңләп кеше катнашыр дип көтәбез. Гаризаларны кабул итә башладык.


Фикер өстәү


9790