21 февраль 18.00 сәгатьтә «Апуш» татар балалар театр студиясенең Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнгән яшь артистлары тәүге спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Тамашачыларга драматург, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган «Кечтүк» спектакле күрсәтеләчәк. Бу чара 21 февраль – Халыкара туган тел көненә махсус билгеләнгән.
Спектакльнең режиссерлары – Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова. Спектакльгә көйләрне композитор Радик Сәлимов һәм Зөлфия Вәлиева иҗат иткән, шигырьләр авторы – Резеда Гобәева. Сценограф, рәссам – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссеры – Илья Лазарев. Ут куючы рәссам – Тәлгать Латыйпов.
Ике туган Рөстәм белән Шамил һәм аларның дус кызлары Ләйлә үзләре уйлап чыгарган куркыныч уенга килеп эләгәләр. Алар алдында Ак чәчәкләр илен явыз Кара көчләрдән коткару бурычы тора. Моңа кадәр беркемгә дә таныш булмаган, кайчандыр Шамил үзе уйлап чыгарып, уйнап бетермичә ташлап калдырган әкият герое – шаян, шук, хәйләкәр Кечтүк тә Ак чәчәкләр илендә яши. Ул безнең геройларыбызга ярдәм итәрме? Зәһәр убырлылар, куркыныч үрмәкүчләр, мәкерле Шүрәле, җансыз Кара көчләр – Ак чәчәкләр илен каралтмасмы? Ярты юлда өзелгән уен уйналып бетәрме? Дуслык сакланырмы? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны спектакльне караганнан соң белеп булачак.