20 февраль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья социаль гаделлек көне

Бу көн БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2007 елның 18 декабрендәге махсус резолюциядә игълан ителә һәм 2009 елдан бирле билгеләп үтелә. Бәйрәм оештыру инициаторы Кыргызстан делегациясе була, аны БМОның 80 гә якын әгъза-дәүләте хуплый.

 

37 ел элек (1986) космоска «Мир» станциясе китә

«Мир» станциясе «Салют»ны алмаштыра һәм 15 елга фәнни-техник экспериментлар һәм кеше организмын космоста тикшерү өчен бердәнбер пилотлы космик лаборатория була.

«Мир» орбиталь комплексы 2000 елның июненә кадәр эксплуатациядә була. Бу вакыт эчендә анда 28 космик экспедиция үткәрелә, комплекста 139 Россия һәм чит ил космос тикшеренүчесе була, дөньяның 27 иленнән 11,5 тонналы 240 төрле фәнни җиһаз урнаштырыла.

 

Май чабу атнасы башлана

Май чабу (Масленица) бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле була.

Май чабу атнасында православие халкы, уйнап-көлеп, кышны куа, табигатьне уята. Йола буенча, май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте каралган. Май чабуның төп атрибуты – түгәрәк коймак. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Бәйрәм табыны аеруча бай була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү