Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү өчен дәүләт фонды булдырылачак

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм итү буенча дәүләт фондын булдырырга тәкъдим итте. Дәүләт башлыгы бу хакта Федераль Җыенга Юлламасында белдерде.

“Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең һәм ветераннарның гаиләләренә персональ ярдәм итәргә тиешле дәүләт фондын булдыруны тәкъдим итәм. Ул социаль, медицина, психологик ярдәм күрсәтүне җайга салачак, санаторий-курортта сәламәтлекне ныгыту мәсьәләләрен хәл итәчәк, мәгариф, спорт, эшкә урнаштыру, эшмәкәрлек өлкәләрендә, яңа һөнәр алуда булышачак. Фондның аерым бер мөһим бурычы – мохтаҗларны өйдә озак вакыт буе карауны, аларга югары технологияле протезлар эшләүне оештыру. Хөкүмәттән, төбәкләрдән кыска вакыт эчендә барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне, бюрократиясез, “бер тәрәзә” принципы буенча ярдәм итү тәртибен билгеләүне сорыйм. Һәлак булган һәрбер хәрбинең гаиләсенә, басым ясап әйтәм, һәрбер гаиләгә персональ хезмәткәр билгеләнергә тиеш. Фонд инде быел ук Россиянең барлык төбәкләрендә булдырылырга тиеш”, – диде Президент.


Фикер өстәү