Косметолог Алинә Ганиева: «40 яшьтән соң массаж белән дә битне яшәртеп була»

Көннәр язга авышканда, хатын-кызларның тагын да күркәмрәк күренәселәре килә. Тик тән тиресе тәрбияләнмәгән булса, әллә нинди затлы киемнәр дә бизәми. Язга таба тирене ничек тәрбияләргә? Яшәртә торган инъекцияләрне кадатыргамы, әллә кадатмаскамы? Әлеге һәм башка  сорауларга косметолог Алинә ГАНИЕВА җавап бирде.

– Бусагада яз, хәзер хатын-кызларга нәрсәләр эшләргә киңәш итәр идегез? Кайбер төр пилингларны нигә нәкъ менә хәзер ясатырга кирәк?

– 8–10 мартка кадәр, актив кояш нурлары төшә башлаганчы, «срединный» пилинглар ясату яхшы. Мәсәлән, Джесснер пилингы ике атнага бер ясатыла һәм тирене яңарту өчен файдалы. Ул тиренең өске катламына гына түгел, тирәнрәк үтә, аннан соң бит тиресе кубалакланып төшә һәм тире яңара. Пилингларның ел әйләнәсе ясала торганнары да бар, алар «аска» үтми, өскә генә тәэсир итә. Алары, гадәттә, 5–7 көн саен 4–8 курс итеп ясала. Ялкынсыну, яз көне пәйда булган сипкелләрдән, пигментацияләрдән  миндальле пилинг бик яхшы булыша. Пилингларның очсызлылары һәм кыйммәтлеләре бар. Очсызлысын ешрак ясарга туры килә. Шунлыктан, аны әллә ничә тапкыр ясатканчы, кыйммәтрәген сирәк кенә ясатып та яхшырак нәтиҗәгә ирешергә һәм экономияләргә мөмкин.

Тирене чистарту ешлыгы турында да әйтеп үтсәгез иде.

– Һәр битлек яки пилинг алдыннан тирене чистартырга кирәк. Чистарту өч төрле була: ультратавышлы чистарту, механик, катнаш чистарту. Тиренең торышына карап, чистарту төре һәм ясату аралыгы сайлана: кемгәдер ай саен, ә кемгәдер алты айга бер чистарту да җитә. Тире күзәнәкләре (поры) киң һәм ялкынсынулар булса, ешрак чистартырга кирәк. Процедураларга йөрергә теләмәүчеләргә тирене чистарттырып, өендә үзенә туры килә торган тәрбияләү чаралары кулланырга да була.

Хәзер классик һәм буккаль массаж бик популяр. 40 яшьтән соң төрле инъекцияләрсез массаж белән генә битне яшәртеп буламы?

– Була, әмма үзебез теләгән нәтиҗәгә тулысынча ирешеп булмаска да мөмкин. Мин үзем  буккаль массаж ясау яклы түгел. Классик массаж күбрәк «йомшарту» өчен, модельләштерү массажы битне «тарттыру» өчен ясала. Ул 50 минут дәвамында биттән тыш декольте, муен, икенче ияк өлешенә ясаудан гыйбарәт. Әлеге маccаж лимфа системасы һәм кан әйләнеше өчен файдалы. Нәтиҗәсе булсын өчен атнасына 1–2 тапкыр 10–20 сеанс ясатырга кирәк. Әлбәттә, бу бик озак һәм кыйммәт чыга.

Бит тиресе турында ничә яшьтән кайгырта башларга кирәк?

– Тирене 14–15 яшьтән, проблемалы тире булса, 13 яшьтән тәрбияли башларга кирәк. Яшүсмер кызлар әле тирене карарга да мөмкин, ә менә яшүсмер малайларның моңа исе китми. Акне, бетчә, постакне булган очракта улларын косметологка алып килүче әниләр дә бар. Бер косметологка алып барганнан соң тирене тәрбияләү буенча күзаллау туа һәм алар үзләрен карап йөри башлыйлар. Яшүсмерләргә иң беренче чиратта тирене чистартырга һәм дөрес сайланган тәрбияләү чаралары (юыну геле, тоник, кремнар) кулланырга кирәк. Тагын шунысы мөһим: тоникларның составында спирт булмаганын сайларга кирәк. Чөнки яшь тирегә аның файдасыннан зыяны күбрәк булуы бар.

– Ботулинотерапия, мезотерапия, биоревитализация, контурная пластика кебек «энәле» яшәрүгә утырганнан соң, аннан котылып булмый, диләр. Бу чыннан да шулаймы?

– Бу – кадатудан начарлана дигән сүз түгел. Җыерчыкка баткан биткә кадатып 3–6 ай узганнан соң, тире үзенең элекке халәтенә кайта башлый. Матур булып йөрергә күнеккәннән соң элекке рәвешләренә кайтуны кайбер хатын-кызлар кабул итә алмый. Элек яхшы иде, хәзер начаррак дип, ул аны элеккеге халәте белән түгел, ә инъекция ясаткан вакыттагы халәте белән чагыштыра.  Яхшыга тиз ияләшәсең бит. Инъекцион косметология – биоревитализация һәм мезотерапия яхшы нәтиҗә бирә. Аларны ел әйләнәсе ясарга мөмкин. Ул бер кадатканнан соң ярты елга җитәргә мөмкин. Аларның чит илнеке һәм Россиянеке булганнары бар. Безнеке дә сыйфат ягыннан калышмый. Биоревитализация белән мезотерапиянең аермасы шунда: беренчесендә гиалурон кислотасының югары концентрациясе күп, лифтинг эффект бирә, дымландыра, икенчесендә гиалурон кислотасы аз микъдарда, тик файдалы витаминнар күп, ул вак җыерчыкларны бетерә, битне сафландырып, яшәртеп җибәрә. Җыерчыклардан котылу өчен ботулинотерапия ясатырга мөмкин. Мәсәлән, 20 яшьлек кызда да мимик җыерчыклар була. Бу – алардан котылу өчен менә дигән чара. Иренгә контур пластикасы җыелма эффектка да ия. Ассиметрия булганда, нечкә иренле кызларга, иренгә контур пластикасы ясатырга мөмкин. Аз гына дозада кулланганда ул иренне күпертми, ә дымландыра гына.

– Инъекция косметологиясе белән икенче ияктән котылып буламы?

– Инъекцион липолиз (липолиптик) май катламын яндыра. Ул ярты елга бер ясала. Икенче ияктән котылу өчен липолиптик һәм массаж куллану бик яхшы нәтиҗә бирә.

–  Косметологка йөрмәүчеләрнең өендә кимендә нәрсә булырга тиеш?

– Дөрес сайланган, өйдә куллана торган тирене тәрбияләү чаралары булырга тиеш. Тире халәтенең 30–40% матурлыгын җуймавы, төрле процедуралардан соң да тиренең матур, сәламәт булып калуында өйдә кулланыла торган тәрбия чараларының әһәмияте зур. Юыну өчен гель, иртә-кич өчен дә ярый торган кремнар булырга тиеш. Кайберәүләр тоник сөртүне кирәк тапмый. Ә ул PH балансны көйли, аны иртә һәм кич сөртү гадәтен булдыру кирәк.  Шулай ук җәйгә крем сайлаганда безнең җирлек өчен SPF  20–30, җылы якларга барганда 40тан артык булганны сайларга кирәк. Күз кырыена сөртә торган крем турында да онытмагыз, аны 18 яшьтән сөртә башларга киңәш итәм. Сыворотка –  яхшы концентрант, ул бик файдалы, анда актив компонентлар күп. Аны да иртә-кич сөртергә кирәк. Кырык яшьтән соң составында ретинол булган крем һәм сывороткалар куллану яхшы нәтиҗә бирә.

Хатын-кызның яшен муены белән кулы сата. Аларны өй шартларында тәрбияләү ысулларын әйтеп үтсәгез иде.

– Юынганда, биткә нидер сөрткәндә, гадәттә, гел биткә генә игътибар ителә. Юынганда, крем һәм тоник сөрткәндә дә муен турында онытырга ярамый. Муен тиз картая, шуңа аны игътибарсыз калдырмагыз. Ә кулга иртә-кич крем сөртергә киңәш итәм. Кул тиресе кибеп, ярылып интегүчеләргә кулларына биоревитализация дә ясатырга була.

Гөлнара Зиннәтуллина


Фикер өстәү